Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә “Хизб ут-Тахрир” башлыклары тоткарланган

Террорчыларны тоткарлау махсус операциясе республиканың Азнакай һәм Бөгелмә районнарында узган.

Татарстанда Федераль Куркынычсызлык хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре Россиядә тыелган “Хизб ут-Тахрир”* халыкара террорчылык оешмасы башлыкларын тоткарлаган. Бу хакта Россия Федераль Куркынычсызлык хезмәте матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.

“Тоткарланучылар чит илдәге кураторлары күрсәтмәсе буенча Россиядә антиконституцион эшчәнлек алып барган”, - диелгән ведомство матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ячейка әгъзалары мөселманнарны “Хизб ут-Тахрир”* террористик оешмасы сафларына җәлеп иткән.

Тентү вакытында фатирларда һәм йортларда “Хизб ут-Тахрир аль-Ислами”* пропаганда материаллары, шулай ук документлар һәм башкарылган эшләр хисабы, элемтә чаралары табылган.

*“Хизб ут-Тахрир” - Россиядә тыелган террорчылык оешмасы.

Реклама

"Татар-информ"

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: