Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә иртәгә көчле яңгыр көтелә

Төнлә температура 3-8 градуска кадәр төшәчәк. Татарстан синоптиклары хәбәр итүенчә, иртәгә республикада төнлә урыны белән кыска вакытлы, иртән һәм көндез көчле яңгырлар көтелә. Җил көнбатыштан, төнъяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Бу хакта Татарстан республикасының әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән мәгълүмат алынды. Төнлә температура 3-8, көндез 11-16 градус булачак. Татарстанның төнъяк-көнчыгыш районнарында һава суыграк,...

Төнлә температура 3-8 градуска кадәр төшәчәк.

Татарстан синоптиклары хәбәр итүенчә, иртәгә республикада төнлә урыны белән кыска вакытлы, иртән һәм көндез көчле яңгырлар көтелә. Җил көнбатыштан, төнъяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Бу хакта Татарстан республикасының әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән мәгълүмат алынды.

Төнлә температура 3-8, көндез 11-16 градус булачак. Татарстанның төнъяк-көнчыгыш районнарында һава суыграк, көньяк һәм көнъяк-көнбатыш районнарында җылырак булачак.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: