Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә грипп чигенми әле

Февральнең беренче атнасында Татарстанда "дуңгыз гриппы"ның 57 очрагы теркәлгән."Роспотребнадзор"ның Татарстан бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенә караганда, безнең республикада грипп эпидемиясенең таралуы күзәтелә. Бер үк вакытта Н1N1 вирусы йоктыручыларның саны да арта тора. Узган атна эчендә, мәсәлән, Казанда - 19, Чаллыда - 21, Әлмәттә - 3, бездә ике һәм башка районнарда да...

 

Февральнең беренче атнасында Татарстанда "дуңгыз гриппы"ның 57 очрагы теркәлгән."Роспотребнадзор"ның Татарстан бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенә караганда, безнең республикада грипп эпидемиясенең таралуы күзәтелә. Бер үк вакытта Н1N1 вирусы йоктыручыларның саны да арта тора. Узган атна эчендә, мәсәлән, Казанда - 19, Чаллыда - 21, Әлмәттә - 3, бездә ике һәм башка районнарда да авыручылар ачыкланган. Грипп һәм кискен тын юллары авырулары эләктергән кешеләр өзлекмәсен өчен табиблар күрсәтмәсен төгәл үтәү, дәвалану курсын үтү зарур. Башкача булганда, грипп эпидемиясе башланырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: