Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә "Ефәк юл" раллие...

Узган шимбә көнне Бөгелмәгә “Ефәк юл” раллиенда катнашучы Россия, Казахстан, Кытай машиналары һәм аларның пилотлары килде. Бөгелмәлеләргә легендар узышчыларны күрү генә түгел, алар белән фотога төшү, танышу һәм аралашу мөмкинлеге дә туды.

Шәһәрнең Гафиятуллин урамы буйлап узып, 50гә якын автомашина Техника йорты каршында төпләнде. Ә аңа кадәр бөгелмәлеләрне дрифт-тамаша белән сөендерделәр. Мотоцикл, квадроцикл, автомобиль Техника йорты каршындагы асфальтны үз тәгәрмәчләре белән кара төскә буяды. Әлеге тамаша берәүләрне дә битараф калдырмады, кырыеңда гына зур тизлектә әйләнеп йөрүче техниканы күрү бөгелмәлеләргә адреналин өстәде. Ә ничәмә-ничә тонналы “КамАЗ” машинасының төрле трюклар күрсәтүе иң тәэсирлесе булды. Аның руле артында Россия автоузышчысы, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, “Ралли Дакар” узышларының өч тапкыр җиңү яулаучысы Эдуард Николаев иде.

  • Ралли спортчыларын Бөгелмә җирендә кабул итүгә без бик шат. Шул уңайдан халык өчен бәйрәм оештырдык. Әлеге уникаль вакыйга традициягә кереп китәр дигән теләктә калабыз, – дип фикерләрен җиткерде шәһәр мэры Линар Закиров.

Чыннан да халык бу төр бүләкне сөенеп кабул итте. Техника йорты каршындагы тамашадан көн озын халык таралышмады. Каршы алып, озатып та куйды алар “Ефәк юл–2018” раллиенда катнашучыларны.
Бөгелмә бу көнне автоузышчыларны гына түгел, ә республика җитәкчелеге вәкилләрен дә кабул итте. Мактаулы кунаклар исемлегендә Татарстан республикасының яшьләр эше министры Дамир Фәттаховта бар иде:

  • Мондый чара ел саен республикабызның төрле шәһәрләрендә уза. Быел спорт машиналарын якыннан күрү, тотып карау һәм раллида катнашучылар белән фотога төшү бәхете бөгелмәлеләргә елмайды, – ди ул.

Бу көнне интернет челтәрләре бөгелмәлеләрнең “Ефәк юл” тамашасында төшкән фотолары белән шыплап тулды. Алар бит Бөгелмә районының тарих битләренә кереп калучы чара шаһитләре.
Очрашу көн дәвамында төрледән-төрле тамаша белән үрелеп барды. Бөгелмә артистлары һәм кунаклары башкаруында концерт номерлары бәйрәмгә дәрт өстәп торды. Бу вакыйга 14 июль көнне булды, ул футбол буенча Дөнья чемпионатында өченче урын өчен барган уен белән кисеште. Оештыручылар әлеге вакыйганы да читтә калдырмаган. Бөгелмәлеләр бергәләп, Бельгия белән Англиянең көч сынашканын күзәтте. Бельгиянең җиңүе белән тәмамланган матчтан соң, “Ефәк юл-2018” катнашучылары, машиналарына утырып, Әстерхан шәһәренә таба юл алды.
Исегезгә төшереп үтәбез, 20 июльдә, ягъни бүген, Бөгелмәдә кунак булып киткән машиналар халыкара ралли ярышларында старт ала. Ралли марафоны 7 көнгә сузыла, ә аның озынлыгы 2 500 километрлап тәшкил итә. Әлеге ярышларда 35 илдән 70кә якын спорт машиналары катнашыр дип көтелә.


Шулай итеп, Бөгелмә халкы легендар спортчылар белән күзгә-күз очрашты, аралашты. Чара югары дәрәҗәдә узды. “Ефәк юл” раллисының медиа директоры Ирек Хәйруллин да очрашуга яхшы бәя бирде: “Бөгелмәне сайлаганга бер дә үкенмәдек!”

Оксана Гайсина һәм Денис Гапонов фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: