Бөгелмәдә дүрт көн буена өлкән яшьтәге спортчылар арасында авыр атлетика буенча Россия Кубогына ачык ярышлар узды

Бөгелмәдә дүрт көн буена өлкән яшьтәге спортчылар арасында авыр атлетика буенча Россия Кубогына ачык ярышлар узды. XXI мәртәбә үткәрелүче бу мәртәбәле турнирны Бөгелмә җирлеге икенче тапкыр каршы алды. Россиянең 50 регионыннан барлыгы 200 гә якын спортчы килгән иде. Россиякүләм ярыш ачылу тантанасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та катнашты....
Бөгелмәдә дүрт көн буена өлкән яшьтәге спортчылар арасында авыр атлетика буенча Россия Кубогына ачык ярышлар узды. XXI мәртәбә үткәрелүче бу мәртәбәле турнирны Бөгелмә җирлеге икенче тапкыр каршы алды. Россиянең 50 регионыннан барлыгы 200 гә якын спортчы килгән иде.
Россиякүләм ярыш ачылу тантанасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та катнашты. Ул, спортчыларны сәламләп, аларга уңышлар, саекмас көч һәм җиңүләр теләде.
Чараны оештыручы, Россиянең атказанган тренеры Николай Капитонов әйткәнчә, иң өлкән атлетка - 84 яшь. Иң-иңнәре арасында шулай ук Олимпия чемпионы да бар иде - Дмитрий Берестов. Ул ярышларда 3 рекорд куйды. Спортчылар бертавыштан Бөгелмәдәге ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр. Ә Николай Васильевич үзе әлеге Кубокның нәкъ менә Бөгелмәдә узуын зур мәртәбә итеп саный. Һәм шушындый ярышларның, һичшиксез, шәһәр-районыбызда авыр атлетика үсешенә зур йогынтысы булачагын ассызыклый:
- Әгәр без бүген дәрәҗәле уеннарны үзебездә үткәрәбез икзн, димәк, бөгелмәлеләрдә һөнәри спортка кызыксыну арта, - диде ул журналистлар белән әңгәмә вакытында.
Өлкән яшьтәге спортчылар арасындагы XXI ачык Россия Кубогы ярышлары Бөгелмәдә авыр атлетиканың 60 еллыгына багышлап үткәрелде.
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 09:31Бөгелмә драма театры чакыра 22 гыйнварда Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры сәхнәсендә тамашачылар "Божьи одуванчики" трагикомедиясен күрәчәк.3200
-
23 гыйнвар 2021 - 08:29Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф салганнар Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәргән.2700
-
23 гыйнвар 2021 - 08:01Бөгелмәдә карлы һәм салкын һава торышы саклана Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, шимбә көнне аязучан болытлы, әкрен җил исәчәк.2900
-
22 гыйнвар 2021 - 19:48Сәидә Мөхәммәтҗанова Мәҗит Гафури сүзләренә язылган җыр башкарып, Гран-при алган Шагыйрьнең «Бер гашыйкның сүзләре» шигыренә көйне Башкортстан татары, музыкант Радмир Шәйхетдинов иҗат иткән.11500
-
22 гыйнвар 2021 - 17:36Бөгелмә районы яшьләре өчен спорт эстафетасы үткәрелде Прогресс балалар бакчасында балалар арасында “Спорт иленә сәяхәт” дигән чара узды.12100
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
22 гыйнвар 2021 - 11:16Бөгелмә полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары «Студентлар десанты» акциясе үткәрделәрБөтенроссия акциясендә «Бөгелмә аграр көллияте» студентлары катнашты.22200
-
21 гыйнвар 2021 - 11:02Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде Ленар Габдерахманов шәхсән 21нче “Энҗе” балалар бакчасы һәм 10нчы мәктәп янында эшләрнең үтәлешен тикшерде. Шулай ук Гоголь–Совет урамнары кисешкән чатны карады, биредә юл читләренә киртәләр куелып, светофор объекты урнаштырылган.26200
-
22 гыйнвар 2021 - 11:16Бөгелмә полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары «Студентлар десанты» акциясе үткәрделәр Бөтенроссия акциясендә «Бөгелмә аграр көллияте» студентлары катнашты.22200
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.14800
-
21 гыйнвар 2021 - 17:16Бөгелмәдә узган ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы полиция хезмәткәрләрен бүләкләделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегендә ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды.13700
-
21 гыйнвар 2021 - 15:34Бөгелмәлене ике тапкыр кредит рәсмиләштерергә, акчасын алып, төрле счетларга җибәрергә ышандырганнар Хатын-кызга телефон аша аңлатканча, алдагы көнне картадан акча урларга маташкан мошенниклар аның счетларын башка банклардан эзләячәк, шуңа күрә ул акчаларны алардан яшерергә кирәк икән.13100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика