Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә чыккан янгын – кеше гомерен яндыра

Кичә, 3 октябрь көнне, 20 сәгать 46 минутта 64 нче янгын сүндерү бүлегенә ГЛОНАСС системасы буенча Бөгелмә шәһәренең Тухачевский урамы 4 "А" йорты адресында урнашкан шәхси гаражда янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Янгын объекты: аерым торучы металл контейнер, газ, электр кертелмәгән, автоматлаштырылган янгын сигнализациясе белән җиһазландырылмаган. Гаражның хуҗасы ачыклана....

Кичә, 3 октябрь көнне, 20 сәгать 46 минутта 64 нче янгын сүндерү бүлегенә ГЛОНАСС системасы буенча Бөгелмә шәһәренең Тухачевский урамы 4 "А" йорты адресында урнашкан шәхси гаражда янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын объекты: аерым торучы металл контейнер, газ, электр кертелмәгән, автоматлаштырылган янгын сигнализациясе белән җиһазландырылмаган. Гаражның хуҗасы ачыклана.

64 нче янгын сүндерү бүлегенең дежур каравылы килгәндә, контейнер эче януы күзәтелә, утның күрше биналарга күчү куркынычы булмый, беркем дә ярдәм сорап, хәбәр бирми.

20 сәгать 56 минутта ут сүндерелә. 20 сәгать 58 минутта, контейнер эчен тикшерү вакытында янган әйберләр астында яшәү билгеләре булмаган ир-ат гәүдәсе табыла (шәхесе ачыклана). Саф һавага чыгарып, "03" хезмәте бригадасы караганнан соң, аның үлгәнлеге билгеле була.

"Янгын нәтиҗәсендә 4 квадрат метр мәйданда контейнер эчендәге кулланылышта булган әйберләр юкка чыккан. Янгынның сәбәбе ачыклана", - дип хәбәр итә эчке хезмәт майоры Юрий Хребет.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: