Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә бер көндә ике янгын

16 декабрь көнне Бөгелмә шәһәрендә ике янгын чыгу очрагы теркәлә. Аларның берсе - Волков урамының 11 йортындагы мунча. Янгын чыгу турындагы хәбәр бердәм деспетчырлык үзәгенә 15 сәгать 46 минутта килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр фаҗига урынына берничә минут эчендә килеп җитә һәм "кызыл әтәчне" җиңә. Ут мунчаның түшәменә һәм стеналарына зыян...

16 декабрь көнне Бөгелмә шәһәрендә ике янгын чыгу очрагы теркәлә. Аларның берсе - Волков урамының 11 йортындагы мунча. Янгын чыгу турындагы хәбәр бердәм деспетчырлык үзәгенә 15 сәгать 46 минутта килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр фаҗига урынына берничә минут эчендә килеп җитә һәм "кызыл әтәчне" җиңә. Ут мунчаның түшәменә һәм стеналарына зыян китерә. Сәбәбе: мунча мичен кулланганда янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәмәү.

Янгынның икенчесе - Вахитов урамының 7 йортында чыга. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытты бишенче кат фатирының балконыннан кара төтен чыгуын күрәләр, йортка үтеп кергәч, ярдәм сораучы булмый.

Залда янгынны сүндерәләр, балконда кулбашы яраланган хатын-кызга дучар булалар. Аны шунда ук эвакуациялиләр һәм беренче ярдәм күрсәтәләр. Ут диванга, паласка һәм идәнгә зыян сала. Янгын чыгуга китергән сәбәп - утны саксыз куллану, дип хәбәр бирә эчке эшләр хезмәте майоры Ю. Хребет.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: