Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә балалар бакчаларында капиталь ремонт эшләре башланды

Бөгелмәдә балалар бакчалары ябылды. Мондый "бәхет"не 6, 22 һәм 36нчы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 60 еллап көткәннәр. Тузган түбә, таушалган тәрәзәләр, черек агач идәннәр, искергән инженерлык коммуникацияләре - ике катлы биналар әнә шундый хәлдә булган. Бөгелмәнең өч балалар бакчасы быел республиканың белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасына керде. Төзекләндерү эшләре...

Бөгелмәдә балалар бакчалары ябылды. Мондый "бәхет"не 6, 22 һәм 36нчы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 60 еллап көткәннәр. Тузган түбә, таушалган тәрәзәләр, черек агач идәннәр, искергән инженерлык коммуникацияләре - ике катлы биналар әнә шундый хәлдә булган. Бөгелмәнең өч балалар бакчасы быел республиканың белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасына керде. Төзекләндерү эшләре беренче февральдән башланды.

Әле кичә генә балалар тавышы яңгырап торган бинада эш кораллары чыңыннан колак тона. Төзүчеләр монда инде бер атна хуҗа. Ваталар, җимерәләр... Демонтаж эшен "СМП-189" оешмасы "Дюймовочка" балалар бакчасында февраль аеннан башлап җибәрде. Беренче эш итеп, агач идәннәрне каералар. 54 ел аларга кагылмаганнар. Буявын гына яңартканнар. Тишек-мошыктан монда үтәли җил "җәяү" йөргән. Боларның барысы да хәзер - үткән көн. Беренче катта һәр төркемдә җылы идәннәр булачак.

Белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы кысаларында балалар бакчасында 9 юнәлеш буенча төзелеш эшләре алып барыла. Кызганычка каршы, бүлмәләрне матурлау әлеге исемлеккә кермәгән. "Төзелеш арифметикасы" өстендә баш ватасылар алда әле. 15 500 миллион сумга якын акчаны тартырга да сузарга туры киләчәк," - ди "СМП-189" оешмасының прорабы Валерий Цаболов.

Төзелеш эшләрен әле бина эчендә генә алып баралар. Язга таба төзүчеләр түбәгә менәчәк. Бу - иң проблемалы урын. Былтыр ата-аналарның матди ярдәме белән тишекләрне ямаганнар. Тигез түбә яз-көз "аккан".

Тигез түбәне сөзәк итеп ясар өчен, без махсус органнарга хатлар язып җибәрдек. Әле җавап килмәде. Сөзәк түбә булса, яхшы булыр иде. Әгәр рөхсәт бирмәсәләр, тигез түбәне җиренә җиткереп ясаячакбыз, - ди прораб.

"СМП-189" оешмасы турында шәһәрдә бары яхшы сүзләр йөри. Алар 4нче мәктәпнең янкормасын төзиләр, күпкатлы йортларда капиталь ремонт ясыйлар. Ә менә балалар бакчасына беренче тапкыр алынганнар. Ремонт өчен республика бюджетыннан әле акча күчмәгән. Оешма үз финанс мөмкинлекләрен "эшкә җиккән".

"Дюймовочка"га126 нәни бөгелмәле йөргән. Аларны шәһәрдәге башка бакчаларга күчергәннәр. 14е - өйдә.

Тәрбиячеләр ата-аналар белән хәбәрләшеп тора. Балалар яңа коллективта инде җайлашкан. Күченү процессын җиңел генә үткәреп җибәрсеннәр дип, безнең балаларны төркем-төркем яңа группаларга урнаштырганнар, - ди 6нчы санлы "Дюймовочка" балалар бакчасының мөдире Любовь Наумова.

Тәрбиячеләр исә үз урыннарында калган. Алар - вакытлыча "кара эшчеләр". Ремонт чорында юалар, җыештыралар, чистарталар. Яңа вазыйфаны алар төгәл 7 ай башкарачак. Балалар бакчасында капиталь ремонт 1 сентябрьгә тәмамланырга тиеш.

Республика программасына быел 6 балалар бакчасы керер дип өмет иткән идек. Бары өчесен генә хупладылар. Анысы өчен дә рәхмәт. Ике ел эчендә Бөгелмәдә 4 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзекләндерелде, - дип ассызыклап үтте мәгариф идарәсенең техник күзәтү бүлеге белгече Мөнирә Гайнетдинова.

1954 елда төзелгән "Дюймовочка" балалар бакчасында - совет чорыннан калган җиһазлар. Кат-кат буялган агач чишенү шкафлары, шыгырдый торган караватлар... Санап китсәң, күңел "кырыла". Капиталь ремонттан соң, монда искегә урын табылмас дип ышанасы гына кала.

Алсу Мөкәтдас

Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: