Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә арт-терапия дәресе булып узды

Бөгелмә "Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең сенсор бүлмәсендә балигъ булмаган балалар өчен арт-терапия (әдәби-нәфис иҗат аша дәвалау) элементлары булган "Уйный-уйный өйрәнәбез" дигән дәрес булып узды. Иҗади дөньяга кереп чумуның максаты мультисенсор мохит, яктылыкны һәм төсләрне кабул итәргә өйрәнү технологиясе ярдәмендә балаларның психофизик һәм психоэмоциональ сәламәтлеген ныгыту иде....

Бөгелмә "Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең сенсор бүлмәсендә балигъ булмаган балалар өчен арт-терапия (әдәби-нәфис иҗат аша дәвалау) элементлары булган "Уйный-уйный өйрәнәбез" дигән дәрес булып узды.

Иҗади дөньяга кереп чумуның максаты мультисенсор мохит, яктылыкны һәм төсләрне кабул итәргә өйрәнү технологиясе ярдәмендә балаларның психофизик һәм психоэмоциональ сәламәтлеген ныгыту иде.

Белгеч уздырган дәрестә төрле психологик халәтләрне күздә тоткан уеннар, мимика хәрәкәте һәм башка күнегүләр аша аралашу, үз хисләреңне йөгәндә тоту һәм тынычлану кебек күнекмәләрне үстерү мөмкинлекләре каралды.

Комда рәсем ясау балаларга бигрәк тә ошады. Алар ефәктәй комны бер учтан икенчесенә агызып, сыйпап, анда төрле җәнлекләр эзе, геометрик фигуралар сурәтләре төшереп рәхәтләнделәр.

Ком белән эшләгәндә балалардагы агрессия халәтенең юкка чыгуы, аларның бер-берсе белән активрак аралашуы, күңел күтәренкелеге, уңай хисләр ташкыны читтән күзәтеп торган кешегә бик ачык күренә иде.

Лилия РЕМЕЕВА, социаль педагог.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: