Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә агач утырту ике акцияне берләштерде

Бу көнне әлеге акциядә волонтерлар гына түгел, ә Бөгелмә һөнәри педагогия көллияте студентлары да катнашты.

5 май көнне республиканың һәр урманчылыгы “Агач утырту көне” 
акциясенә чыкты. Быел һава шартлары уңайсыз булу сәбәпле, бераз соңга 
калып булса да, әлеге эшкә старт бирелде. Анда теләге булган һәркем 
катнаша ала иде. 


Агач утырту – саваплы эш. Шул сүзләрне истә тотып, Бөгелмәнең иреклеләр 
үсешен координацияләү үзәге вәкилләре “Агач утырту көне” акциясендә 
катнашырга булган. Семен Плаксинның шатлыгы эченә сыймый. Ул үз гомерендә 
беренче агачын утыртты һәм ул аны Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин 
истәлегенә багышлады. 
- 14нче “Журавушка” прогимназия укучылары, аларның әти-әниләре белән 
бергә, без “Җиңү агачы” утыртырга булдык. Бу агачларны Бөгелмә районы 
Советлар Союзы Геройларына багышладык. Әлеге агачларны без даими карап 
торачакбыз, герой исемнәре язылган табличкаларны ел саен алыштырырга 
планлаштырабыз, – ди иреклеләр үсешен координацияләү үзәге җитәкчесе 
Наталья Кулагина. 


Агач утыртырга теләк белдерүчеләрне “Бөгелмә урманчылыгы” дәүләт казна 
учреждениесе сөенеп кабул итә. Бу көнне әлеге акциядә волонтерлар гына түгел, ә 
Бөгелмә һөнәри педагогия көллияте студентлары да катнашты. Газета битләрендә 
белдерүне күреп, Насыйров урамында яшәүче пенсионерлар үзләре гомер иткән 
урамны яшелләндерергә теләк белдергән. “Бөгелмә урманчылыгы” аларга 50 төп 
утырту материалы биргән. Быел авыл җирлекләре дә әлеге акциядә активлык 
күрсәткән. 
“Агач утырту көне” акциясен инде өченче ел рәттән Прогресс бистәсе 
урманында оештыралар. 
- Бу шәһәргә керә торган урын, ул матур булырга тиеш. Биредә инде каен 
агачлары картаеп, корыган. Алар урынына яңалар кирәк. Утырткан агачларның 
барысы да үсеп китә алмый, шуңа күрә ел саен корыганнары урынына яңаларын 
утыртабыз, – ди “Бөгелмә урманчылыгы” җитәкчесе Гөлнара Мөхәмәтханова. 
Урманчылар, гадәттә, “Агач утырту көне” акциясе белән дәүләт 
урманчылыгы фонды буенча агач утырту эшләренә старт бирә. 


- Узган елны бу вакытта инде утырту эшләрен төгәлләп килә идек, ә быел 
әле керешергә дә өлгермәдек. Дәүләт фонды буенча 70 гектар җиргә агач 
утырту планлаштырылган. Без бит Бөгелмә территориясендә генә эшләмибез, 
безгә Петровка, Актүбә, Бөгелмә, Ютазы участоклары да керә, – ди “Бөгелмә 
урманчылыгы”ның урманнарны яңарту инженеры Нурфия Ибраһимова. 
Агач утырту акциясе бер көн белән генә төгәлләнми. Теләге булганнар 
утырту материалларын әле урманчылыктан килеп ала ала. Тиздән исә “Чиста 
урман” акциясе старт алачак. Анда да теләге булган һәркем урманчыларга 
ярдәмгә килә ала. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: