Бөгелмә авазы

Бөгелмә укытучылары физика һәм математика фәннәрен укыту серләре белән уртаклашты

Бөгелмә укытучыларының тәҗрибәсен уртаклашырга дип, Татарстаныбызның төрле шәһәрләреннән мәктәп директорлары килде. Төгәлрәк әйткәндә, республикакүләм семинар-киңәшмә, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС ООО) кысаларында, математика фәнен укыту вакытында укучыларның проект-тикшеренү эшен оештыру темасына багышланган иде. 7 нче гимназиягә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү идарәсенең әйдәп баручы киңәшчесе Гөлфия...

Бөгелмә укытучыларының тәҗрибәсен уртаклашырга дип, Татарстаныбызның төрле шәһәрләреннән мәктәп директорлары килде. Төгәлрәк әйткәндә, республикакүләм семинар-киңәшмә, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС ООО) кысаларында, математика фәнен укыту вакытында укучыларның проект-тикшеренү эшен оештыру темасына багышланган иде. 7 нче гимназиягә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү идарәсенең әйдәп баручы киңәшчесе Гөлфия Әхвирдиева, ТР мәгариф үсеше институты ректоры Рина Бәдриева, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвера Резванова, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты урынбасары, мәгариф идарәсе начальнигы Валентина Кульбеда һәм физика-математика үзәкләре, мәктәп директорлары җыелды.

Мондый типтагы беренче республикакүләм семинарның безнең шәһәрдә узуы юкка гына түгел. Соңгы елларда "Иң яхшы мәктәпләр" исемлегеннән Бөгелмәнең урта белем бирү учреждениеләренең бер дә төшеп калганы юк. Республика районнары арасында мәгариф өлкәсендә Бөгелмә инде өченче ел рәттән беренчелекне саклый. Килгән кунакларның һәркайсы бу турыда искәртеп узды: "Бөгелмә мәктәпләре - республиканың урта белем бирү учреждениеләре арасында лидерлар рәтендә. Шуңа күрә дә, беренче семинарыбызны нәкъ менә аларның тәҗрибәсеннән башлап җибәрергә булдык. Аларның эшенә карап, үзебезнең эшкә анализ ясау аның максаты булып тора", - дип белдерде Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү идарәсенең әйдәп баручы киңәшчесе Гөлфия Әхвирдиева.

"Күмәк эш, профессионаллар эше. Сез эшли беләсез, сез эшләргә телисез, сез яхшы нәтиҗәләргә омтыласыз. Семинар узасы 2 нче лицей, 6 нчы мәктәп, 7 нче гимназия - республикакүләм танылган уку йортлары. Аларда физика һәм математика фәннәрен укытуны карап узу семинарда катнашучыларга зур үрнәк булып торыр", - дигән сүзләрдән башлады үзенең чыгышын ТР мәгариф үсеше институты ректоры Рина Бәдриева.

Бөгелмә районында 16 урта гомуми белем бирү мәктәбе эшли. Аларның барысында да профильле уку программасы кертелгән. Бүгенге көндә безнең районда 14 профиль эшләп килә. Укучы 8-9 нчы сыйныфларда инде үзенең кайсы юлдан китәсен билгеләргә тиеш, шуннан соң, 10 нчы сыйныфка күчәр алдыннан, ул кайсы юнәлешне сайлавы хакында гариза яза. Бу юнәлеш үзе 9 ел буе укыган мәктәптә булмаска да мөмкин, башка мәктәпкә күчү проблема түгел.

"Физика һәм математика һәр бала өчен иң мөһим фәннәр булып тора. Шуңа күрә бездә 11 сыйныф физика-математика юнәлешен алып бара. Соңгы елларда бу юнәлешне сайлаучылар саны артканнан-арта бара", - дип белдерде Валентина Кульбеда.

Безнең районда физика һәм математика юнәлешендә инде күптәннән 2 нче лицей һәм 6 нчы мәктәп эшләп килә. Эшләп килә генә түгел, ә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Семинар барышында математика өлкәсенә зур өлеш керткән шәхесләр дә искә алынып узды. Анатолий Ефремов һәм Саҗидә Заһидуллина - әле бүгенге көндә дә аларның укыту системасы бу мәктәпләрдә кулланыла икән.

Семинарның кереш өлешендә Бөгелмә укытучыларының нәтиҗәле эше хакында күп яхшы сүзләр әйтелде. Шуннан соң катнашучылар моның дөреслеккә туры килүенә инану өчен 2 нче лицей һәм 6 нчы мәктәп укытучыларының ачык дәресләренә юнәлде.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Виталий Салягин фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: