Бөгелмә авазы

Бөгелмә укучылары тыл ветеранында кунакта

Ашарга ризык җитмәде, черек бәрәңге ашаган чаклар да күп булды. Яз көне ашарга яраклы бар үлән дә безнең өчен ризык  иде.

Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Шуңа күрә аларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен,  ил  күләмендә төрле чаралар  уза. Без, Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатның 8 нче А сыйныфы укучылары, Бөгелмә шәһәрендә гомер итүче сугыш чоры баласы  Оркыя апа Мангушевага, бәйрәм күчтәнәче әзерләп, кунакка бардык.   Оркыя  апа белән булган әңгәмәбезне, хөрмәтле укучылар, сезгә дә тәкъдим итәбез. 

–Оркыя апа, сугыш башланганда сезгә ничә яшь иде?

– Сугыш башланганда миңа нибары 14 яшь иде. Мин үзем Татар Димскәе авылы кызы. Әтием Миннеәхмәт колхоз рәисе иде. Сугыш башланып күп тә үтмәде, аңа да чакыру кәгазе килде. Сугыштан әтинең нибары өч хаты гына килеп калды, аннары хәбәрсез югалды.  Әниебез 4 бала белән тол калды. Иң өлкәне мин идем. Бер энем һәм ике сеңлемне карау минем өстә булды. Әни, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр, бер стакан он өчен колхоз эшләрендә булды.

Әтием мине Баулыда тракторчылар курсында укытып өлгергән иде. 15 көнлек курслардан соң тәгәрмәчле тракторга утырдым. Сугыш беткәнче тракторда эшләдем. Сугыш  бетү турындагы шатлыклы хәбәрне дә трактор белән басу җирләрен эшкәрткәндә җиткерделәр. Андагы шатланулар!..

Оркыя апа безгә үзенең сугыш елларындагы тормышын  озак сөйләде.  Аның, тугызынчы дистәне ваклавына карамастан, ачык зиһенле булуына, оста сөйләвенә без сокланып утырдык.

Ул елларда япь-яшь кыз булса да, ир-ат көченә генә бирешерлек эшләр башкарырга туры килә аңа.   

– Елның нинди вакыты булуына карамастан, көне-төне  тракторда эшләү, ачлы-туклы килеш колхоз  эшендә бил бөгүләр – барысы үтте  минем баштан. Ярый әле гәүдәле идем, нык булдым. Ашарга ризык җитмәде, черек бәрәңге ашаган чаклар да күп булды. Яз көне ашарга яраклы бар үлән дә безнең өчен ризык  иде. Арыш-бодайның һәр бөртеге бик кадерле чак бит. Колхоз үстергән ашлыкның күп өлеше фронтка озатылды. 200-300 грамм ашлык алган өчен төрмә җәзасы яный иде ул елларда. Ул чорларның бер мизгеле дә истән чыкмый. Аларны сөйләп бетереп булмый. Ашарга ризык җитмәү үзәккә үтте...

– Оркыя апа, орден-медальләрең бармы?

– Бар алар, “ Хезмәт ветераны” дигән медалем дә бар...

– Яшьләргә ни әйтер идегез?

– Яшь буынга без күргәннәрне Ходай күрсәтмәсен.    Яхшы укыгыз, өлкәннәрнең сүзен тыңлагыз.  Илдә тынычлык булсын, ачлык-ялангачлыктан Ходай сакласын!..

Без очрашуга килгән көнне  аның янында районның социаль яклау бүлегеннән ике белгеч белән Оркыя апа турында кайгыртучы, фатирына килеп социаль ярдәм күрсәтүче  хезмәткәр дә бар иде. Хөрмәтле ветераныбыз белән әңгәмәбез барышында истәлек өчен барыбыз бергә фотога да төштек.

Бүгенгесе көндә  Оркыя апа  ялгыз яши. 52 ел иңгә-иң куеп гомер кичергән тормыш иптәше бакыйлыкка күчкәнгә дә байтак икән инде. Сөеп-яратып үстергән бердәнбер уллары да 47 яшендә, сукыр эчәгесе шартлап,  дөньядан киткән.  Ярый әле ике оныгы бар. Бик сирәк кайтсалар да, әбиләре өчен яшәү мәгънәсе алар.  Ходайдан шул оныкларына исәнлек-саулык сорап,  тыныч кына гомер итә ул.

Без Оркыя апага сәламәтлек, бәхетле картлык, тынычлык, нәсел дәвамчыларының игелеген күреп  яшәвен телибез.

Лицей-интернатның 8 нче А сыйныфы укучылары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: