Бөгелмә авазы

Бөгелмә техник-төзелеш көллиятендә “Сәламәтлек артыннан – алга!” дигән спорт бәйгесе узды

"Һәр кешенең иң зур байлыгы - сәламәтлек" - 9 ноябрьдә студентларның Бөгелмә техник-төзелеш көллиятендә старт алган "Сәламәтлек артыннан - алга!" дип аталган уеннары әнә шундый шигарь астында узды. Максат шәһәр уку йортларында белем алучы студентлар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик активлыкка өндәү иде. Физкультура - көч һәм сәламәтлек чыганагы....

"Һәр кешенең иң зур байлыгы - сәламәтлек" - 9 ноябрьдә студентларның Бөгелмә техник-төзелеш көллиятендә старт алган "Сәламәтлек артыннан - алга!" дип аталган уеннары әнә шундый шигарь астында узды. Максат шәһәр уку йортларында белем алучы студентлар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик активлыкка өндәү иде.

Физкультура - көч һәм сәламәтлек чыганагы. Ул кыюлыкны арттыра, иң мөһиме - алга куйган максатка ирешү өчен ихтыяр көче тәрбияли. Менә шул сыйфатлар ярышучыларга эстафеталарны ышанычлы адымнар белән узарга ярдәм итте дә инде. Скакалка белән сикерә-сикерә йөгерү, боҗра белән эшләү, баскетбол һәм волейбол тупларын "буйсындыру", озынлыкка сикерү һәм башкалар - барысы да осталык, җитезлек һәм тиз уйлап эш итә белүне таләп итә һәм ярышучылар бу биремнәрне уңышлы башкарып чыктылар.

Составында авыр атлетика буенча Бөтенроссия категорияле судья Виктор Москвичёв, техник-төзелеш көллияте директоры урынбасары Марина Земскова булган мәртәбәле жюри һәм экспертлар ярышларга йомгак ясап, командаларның нинди урын яулаганнарын ачыклады. Нәтиҗәдә, Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы - беренче, һөнәри педагогия көллияте - икенче, "профилактик иреклеләр" отряды өченче урынны яуладылар.

Наталья КУЛАГИНА,

иреклеләр үсеше Бөгелмә координацион үзәге җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: