Бөгелмә авазы

Бөгелмә тегү фабрикасына – 45

20 июнь көнне Бөгелмәнең тегү фабрикасы 45 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Тантаналы бәйрәм чарасы шәһәребезнең Татар мәдәният үзгендә узды. Юбилярларны котларга Бөгелмә районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, Татарстан Республикасының Сәүдә һәм промышленность министрлыгы урман эшкәртү һәм җиңел промышленность бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Верена Гыйләҗева һәм башкалар килде.

Бөгелмә тегү фабрикасы безнең шәһәрнең иң өлкән предприятиеләренең берсе. Оешма җитәкчесе Салиха Гарипова үзенең хезмәт коллективын, ветераннарны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады, Бөгелмә районы хакимиятенә, нефтьчеләр, геофизикларга һәр эштә дә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

– Әлеге предприятие бүгенге көндә шәһәрнең, районның визит карточкасы булып тора. Продукция безнең республикада гына түгел, аннан читтә дә танылган. Сез булдырган әйберләр – уникаль. Бүгенге конкурентлык көчле заманда да, фабрикада җитештерелә торган продукциягә сорау зур, бу сезнең хезмәт нәтиҗәсе. Предприятиегезнең тагын да үсүен, чәчәк атуын телим, – дигән сүзләр белән чыгыш ясады районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров.

Бәйрәм барышында хезмәт алдынгылары бүләкләнде, ветераннарга олы рәхмәт сүзләре яңгырады, хезмәткәрләр зурланды.

Алсу Мөкатдәс фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: