Бөгелмә авазы

Бөгелмә Татар мәдәният үзәге Гран-прига лаек булды

Узган елда Бөгелмәнең мәдәният өлкәсендә хәтергә уелып калырлык вакыйгалар аз булмады.

Узган елда Бөгелмәнең мәдәният өлкәсендә хәтергә уелып калырлык вакыйгалар аз булмады. Ә менә республикада татар дөньясын шаулаткан, алдагы елның эш планнарына уңай үзгәрешләр кертелүгә сәбәпче булган, аерым бер оешманың гына түгел, ә шәһәр һәм районыбыз, республика мәдәниятендә тарихи эз калдырган вакыйгалар, булса да, санаулы булгандыр. Шундыйларның берсе – Бөгелмә Татар мәдәният үзәгенең Флюра ханым Шәрипова җитәкчелегендәге татар халык театрының Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” пьесасы буенча куйган шул исемдәге спектакле белән ХI “Идел-йорт” халык театрлары бәйге-фестивалендә Гран-прига лаек дип табылуы һәм татарның иң бөек сәхнәсендә – Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсендә уйнауга хокук яулавы булды.

 

Мәркәзебездә чыгыш ясау көне 2018 елның 10 декабренә билгеләнгән иде. Артистларыбыз өчен генә түгел, ә үз театрыбыз өчен җан атучы бездәй тамашачылар өчен дә бик дулкынландыргыч көн булды ул. Көнаралаш булып тора торган дөнья күләмендә танылган артистлар, музыкантлар, җырчылар, сәхнә осталары чыгышы белән үтә дә талымлыга әйләнгән нәзберек Казан тамашачысы республиканың иң ерак районыннан килгән провинциалларны ничек кабул итәр? Камал театры артистлары бу спектакльне бер куйган иде бит инде, безнекеләр уйнавына ни диярләр? Юк, без үз артистларыбызның осталыгына шикләнмибез анысы, әмма монда бит – татарның иң бөек сәхнәсендә уйнау турында сүз бара! Иртә таңнан ерак юлга чыгып киткән артистларыбызның кич шундый спектакль куяр өчен физик халәте шәп булу гына түгел, ә психологик яктан да ныклы булуы кирәк ләбаса. Үзебезнең татар мәдәният үзәгендәге, кем әйтмешли, уч төбедәй җыйнак кына сәхнәгә күнеккән артистларыбыз мәйданы аннан дүрт-биш тапкыр зуррак булган сәхнәдә үзләшеп китә алырлармы, каушап калмаслармы – шушы һәм башка бик күп төрле сораулар бимазалап торды ул көнне.

Шулай булмый ни, спектакльгә татар мәдәнияте дөньясының, театр сәнгатенең бөтен каймагы, күренекле артистларыбыз, мәдәният әһелләре, хәтта сәяси эшлеклеләр чакырулы икәнен дә беләбез. Ә тагын: “Безнең бөгелмәләр уйнаячак, барыгыз, үкенмәссез”, – дип, Казанда яшәүче бар туган-тумачага, дус-ишкә, заманында КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган чакта Камал театрының Марсель Сәлимҗанов, Празат Исәнбәтләр куйган бер генә спектакль премьерасын да калдырмыйча карап

барган үтә дә таләпчән тамашачы – сабакташларыма алдан ук хәбәр салынган.

10 декабрь көнне кич тамаша залының шыгрым тулы икәнен белеп алуга, эчкә беренче җылы йөгерде. Менә сәгать 7не сукты. Хәзер инде тамаша карарга барган танышларым белән элемтәгә керергә дә базмыйм – спектакль башланды чөнки. Үзебезнең Бөгелмәдә бу спектакльне караган идем, шуңа күрә, сәгатен чамалап, тамаша вакыйгаларын берсе арты берсен күңелдән генә барлап утырам: менә Гөргөри (ул рольне искиткеч оста итеп Наил Һадиев башкарды) җәмәгате белән яшь чакларын искә алып утырадыр инде, бу урында Кәтернә (яраткан артисткабыз Фәния Сухова) өздереп җырлап, теттереп биеп, спектакльгә, иҗатчылар теле белән әйтсәк, “тон” биреп, тамашачыны “уятып”, позитивка “көйләп куйгандыр” инде. Егетләрнең йөрәккәйләрен яндырып, нәзакәтле чибәркәй Үринә дә (чын мәгънәсендә нәфис зат Регина Нәҗмиева башкарды) йөрәк ярсуын кычкырып әйтергә базмыйча, әти сүзен хаклап, тыйнаклыгына күрә эчтән генә янып, ташыган яшьлек хисләреннән тамашачыга “өлеш чыгаргандыр” инде. Их, кияү балакайларга кандидат егеткәйләребезнең (эшчән һәм тыйнак Бәчке – Илнур Иркәгалиев, “балыкчылар бригадасы төзеп, бер КамАЗ эстерләдке тотып, кыйбатка сатып тиз генә баерга хыяллана торган Җаграп – Эдуард Гафиятуллин, кешегә күтәрелеп карарга да кыюлыгы җитмәгән юаш Микуш – Булат Лотфуллин) билалышларын, җырда ярышуларын, чибәр кыз Үринәдән бигрәк, аның әтисе Гөргөригә ярарга тырышып, берсен-берсе уздырып, керәшен йолаларын барлар өчен инде яшьләре 90нан авышкан “җаучы”лар: Палый белән Әүдәки карчыкларны “җилтерәтеп” йөрүләре, ул әбекәйләрнең яшьлектән үк хәтерләренә алтын бөртегедәй кадерле булып сеңеп калган керәшен йолаларын барлап утыргандагы кәмитлекләре күз алдымнан тезелеп үтте (берсенең зиһене чуала башлаган, икенчесенең аяклары тотмый торган, әмма вакыйгалар куерудан тәмам яшәреп, дәртләнеп киткән әбекәйләрне, бик тә килештереп, Клара Сәйфетдинова белән Гөлнара Габдрахманова уйнадылар). Чая, шул ук вакытта бөтен самимилеге күзгә бәрелеп торган чибәр кыз Анукның (Ләйсән Мусина бик ихлас башкарды) бар дөньяга нур чәчеп торган күркәм холкыннан күңелләре сафланып киткән тамашачыга кызыгып утырдым. “Теле үткен булганга күрә, икеләтә калым түләргә тиеш” дип саналган үтә дә темпераментлы, шул ук вакытта үз халкы “җолаларын” шактый ук чамалаган Гөрпинәнең – улы Микушны яклап, карчыгадай ташланырга сәләтле “катын”ның чәчрәп йөрүләрен тагын бер кат күз алдыннан үткәрдем (бу рольне нәкъ менә Гүзәл Медведева гына шулай оста башкара аладыр). Инде сәгатькә карыйм – спектакль тәмам булырга тиеш. Әмма телефоным тып-тын – бер генә кеше дә фикерен, хисләрен

белдереп, хәбәр салмый. Түзмим, ватсап аркылы үзем сорау юллыйм: “Я, хәлләр ничек?”. Ә ул хәбәрем барып та җитми...

...Онытып җибәргәнмен, Гран-прига ия булган безнекеләрне генә түгел, ә тагын “Идел-йорт” фестивалендә лауреат исемен яулаган – 5, дипломант булган 12 коллективны бүләкләү тантанасы да шул кичкә билгеләнгән иде бит. 

...Ә менә икенче көнне иртә белән үк без бөгелмәлеләр спектакльнең зур уңыш белән узганын режиссёрыбыз Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипованың ТНВ каналында турыдан-туры эфирда барган “Манзара” тапшыруындагы чыгышыннан карап белдек. Хәер, аңа кадәр үк инде: “Искиткеч уйныйлар, юк алар уйнамый – алар яши, ә без алар белән бергә яшәдек: Гөргөри кызына кияүне бергә сайладык. Ә җырлаулары, җырлаулары – берсен мактап, берсен читтә калдыра торган түгел! Шәп!” –  дигән хәбәрне ишеткән идек инде. Чыннан да, Флюра ханым үзе дә: “Режиссер буларак та, бер тәнкыйтьләр урын күрмәдем, артистларыбыз бертигез дәрәҗәдә оста уйнап чыктылар”, – ди. Татарстан керәшеннәр оешмасы җитәкчесе И. Егоровның: “Керәшен йолаларын керәшеннәрнең үзләре кебек белеп күрсәтәләр”; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Р. Закировның: “Болар Камал театры сәхнәсендә судагы балык кебек йөзәләр бит”, – диюләре; остазлар остасы, театр белгече Рабит Батулланың, Татарстанның “атказанган Гөргөрие” Наил Дунаевның спектакльгә югары бәя бирүләре иң зур бүләк булгандыр мөгаен. Ә рәсми бүләкләрдән фәкать бер-икесен генә әйтү дә җитәр: бу кичтә театрыбызга “Гран-при” дипломы һәм билгесе (1 миллион сумлык сертификат белән) тапшырылды, шулай ук театрга Төмән төбәкләренә бер атналык гастрольләргә баруны тәэмин итү турында игълан ителде (БТК Башкарма комитеты оештыра); режиссёрыбыз Флюра Шәрипова “татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” Бөтендөнья Татар конгрессы  халыкара берлеге медаленә лаек булды...  

Менә шулай итеп, Бөгелмәне генә түгел, ә мәркәзебезне, республиканы шаулаткан, һәм инде алгарак китеп, олы ышаныч белән әйтә алабыз – Рәсәй киңлекләрендәге татарлар тормышында да тарихи якты эз калдырачак күркәм вакыйга булды ул Татар мәдәният үзәге халык театрының “Гөргөри кызына кияү сайлавы”. 

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: