Бөгелмә авазы

Бөгелмә сулыгын яңарту эшләре дәвам итә

Үзәк сулыкта реконструкцияләү программасының икенче этабы бара. Биредә эшләр бар куәткә бара. Төзү-монтажлау эшләре 87 процентка үтәлгән, җәяүлеләр сукмагы, велосипедчылар юлын җәю төгәлләнеп килә. Кече сулык буендагы ярларны таш белән ныгыту эшләре башкарыла. Кече архитектура формалары сатып алынган һәм урнаштырылырга инде әзер. Алар яктырткычлар, утыргычлар, пергололар һәм Ярослав Гашек скульптурасы....

Үзәк сулыкта реконструкцияләү программасының икенче этабы бара. Биредә эшләр бар куәткә бара. Төзү-монтажлау эшләре 87 процентка үтәлгән, җәяүлеләр сукмагы, велосипедчылар юлын җәю төгәлләнеп килә. Кече сулык буендагы ярларны таш белән ныгыту эшләре башкарыла. Кече архитектура формалары сатып алынган һәм урнаштырылырга инде әзер. Алар яктырткычлар, утыргычлар, пергололар һәм Ярослав Гашек скульптурасы. "Алар барысы да кабатланмас, уникаль һәм бөгелмәлеләрне, шәһәребез кунакларының игътибарын җәлеп итәрлек", - дип белдерде үз докладында баш архитектор Марсель Каюмов.

- Машина юлын җәяүлеләр бульварына әйләндерү - шәһәр төзелеше өчен бик җитди адым, аның йогынтысы тирә-як территорияләргә дә тия. Шуларның берсе - Я. Гашек урамының 17 нче йорт ишегалды. Җәяүлеләр бульвары биредәге транспортка бәйле ситуациянә үзгәртүне сорый. Шуңа күрә бирегә, Я. Гашек урамындагы 17а йортының ишегалды ягыннан керү юлы ясалачак, - дип өстәде архитектор.

Моңардан кала, әле тагын берничә участок үзгәреш таләп итә. Шуларның берсе - почта бүлегенә, "Таттелеком" офисына, магазиннарга керү юлы ябылу. Бердәнбер юл булып Вахитов урамы аша керү тора. "Ул торак йортка якын урнашкан, шуңа күрә бу юл шулай ук җәяүлеләр юлына әвереләчәк һәм бер кырыеннан машина белән предприятиеләргә керү юлы булдырылачак", - диде Марсель Каюмов.

Машиналы кешеләр Я. Гашек урамы ябылуны төрлечә кабул итте. Аеруча поликлиникага машина белән килеп, туктар урын тапмаучылар канәгатьсезлек белдерде. Баш архитектор бу мәсьәлә хәл ителәчәк дип белдерә. Быел үзәк поликлиниканың эчке өлешендә "Татнефть" җәмгыяте акчасына ремонт эшләре башкарыла, ә менә инде икенче елга бинаның фасад өлеше һәм тирә-ягын транспорт схемасы таләпләренә туры китереп, төзекләндерү планлаштырылган.

Ярослав Гашек музеена да игътибар биреләчәк. Килүчеләр санын арттыру төп максат булып тора, шуңа күрә заманча чаралар белән аларны җәлеп итү урыны да булдырылачак.

- Моның белән генә безнең эшебез әле төгәлләнми. Без алга таба да Бөгелмәнең гомумән район киңлекләрен камилләштерү өстендә эшләячәкбез, - дип сүзен төгәлләде баш архитектор Марсель Каюмов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: