Бөгелмә авазы

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы дәүләт гаепләвен яклап чыкты

Хөкем ителүче үз гаебен таныган, үкенүен белдергән.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы  Самара өлкәсенең 24 яшьлек  гражданинына карата дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсендә каралган җинять эшләүдә – исерекме-түгелме икәнлеген ачыклау өчен медицина тикшерүе узу кирәклеге турында вазифаи затның таләпләренә буйсынмауда гаепләнә.

Суд билгеләгәнчә, 2015 елның 24 июнендә бу ир кеше югардыа әйткән таләпләрне үтәмәгән өчен 30 мең сум штраф түләгән һәм 1 ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган инде. Әмма ир-егет әлеге хәлләрдән үзенә тиешле нәтиҗәләр ясамаган, исерек килеш тагын рульгә утырган. Агымдагы елның 10 маенда аны Бөгелмә шәһәре территориясендә шул хәлендә юл-патруль хезмәткәрләре тоткарлаган.

Хөкем ителүче үз гаебен таныган, үкенүен белдергән.

Хөкемдарлар ир-егетне 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп итү, ике елга транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшләргә катнашу хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: