Бөгелмә авазы

Бөгелмә районындагы һәлакәттә өч кеше зыян күргән - фото

Зыян күрүчеләр Бөгелмә Үзәк хастаханәсенә озатылган. 11.31 сәгатьтә диспетчер хезмәтенең бердәм номерына Татарстанның Бөгелмә районында трассада ике автомобиль бәрелешү турындагы хәбәр килгән дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин. «Лада Приора» һәм «Шевроле Нива» автомобильләре бәрелешү аркасында беренче машинаның...

Зыян күрүчеләр Бөгелмә Үзәк хастаханәсенә озатылган.

11.31 сәгатьтә диспетчер хезмәтенең бердәм номерына Татарстанның Бөгелмә районында трассада ике автомобиль бәрелешү турындагы хәбәр килгән дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.

«Лада Приора» һәм «Шевроле Нива» автомобильләре бәрелешү аркасында беренче машинаның 37 яшьлек хатын-кыз йөртүчесе, 82 яшьлек һәм 46 яшьлек пассажирлар төрле җәрәхәт алган. Өч зыян күрүче дә Бөгелмә Үзәк район хастаханәсенә озатылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: