Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында чәчүлек сезонына әзерлек башланды

Татарстан Республикасында 2016 елда чәчүгә 11 мең трактор, 6 меңнән артык чәчкеч, 600дән артык чәчү комплексы, 5700 культиватор һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы җәлеп ителәчәк. Бу хакта гыйнвар аенда узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итткән иде. Ул техниканы язгы чәчүгә әзерләүнең барышы...

Татарстан Республикасында 2016 елда чәчүгә 11 мең трактор, 6 меңнән артык чәчкеч, 600дән артык чәчү комплексы, 5700 культиватор һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы җәлеп ителәчәк. Бу хакта гыйнвар аенда узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итткән иде.

Ул техниканы язгы чәчүгә әзерләүнең барышы турында җентекләп сөйләде. Республика хуҗалыкларының ремонтлау базасында 690 остаханә һәм җылытыла торган 773 ремонтлау һәм авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү пункты исәпләнә. Ремонт эшләре белән 3 меңгә якын механизатор һәм слесарь шөгыльләнә.

Техника паркының 70 процентка якыны ремонтланган. Бөгелмә районында трактор һәм чәчкечләрнең 87 проценты кырга чыгарга әзер инде. "Агропродукт" һәм "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкларда бу эш көз көнендә үк тәмамланган. Харис Әхмәтгәрәев сүзләренә караганда, "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта техника сакланышына аеруча игътибар бирелә. Биредә көз көне кырдан кайтып кергән техниканы тиз арада ремонтлап куялар икән. "Шул рәвешле, иске тракторлар да төзек тора безнең", -- ди ул.

Югары уңыш алырга теләсәң, югары сыйфатлы орлыклар турында да уйланыр чак, хәзер. Шуны күздә тотып, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре районнарга чыкты. Алар авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә югары керем алып була торган культуралар турында сөйләде. Бөгелмәдәге очрашуны министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов алып барды. Ул авыл хезмәтчәннәре алдына югары сыйфатлы уңыш җыеп алу максатын куйды һәм кукуруз, рапс, көнбагыш культуралары турында сүз алып барды. Әлеге культураларны безнең якларда чәчмиләр диярлек. Соңгы елларда аны "Татагро" һәм "Агропродукт" җәмгыятләре генә игә. "Бу культуралар безнең киңлекләрдә уңыш бирми, өлгерми", -- дип әйтүчеләргә, әлеге җәмгыятьләрнең эшен мисал итеп чыгардылар. Белеп эш итсәң, мәсәлән, кукуруз кырының бер гектар җиреннән 30 мең сум керем алып була икән. Моның өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тәкъдим иткән технологияне куллану шарт булып тора. Авыл хезмәтчәннәре арасында әлеге культураларга кызыксыну барлыкка килде дисәк тә, ялгышу булмас. Ни дисәңдә, уңыш мул булса, аны сату урыннары шактый. Рапс, кукурузны малларга ашатып та табыш алып була. Бу культуралар бодайга караганда туклыклырак та икән.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА. Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: