Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы авыл хуҗалыгында крестьян-фермерлык хуҗалыклары ябылу тенденциясе күзәтелә

Мөгезле эре терлек саны кимегән. Бөгелмә районы авыл хуҗалыгында крестьян-фермерлык хуҗалыклары ябылу тенденциясе күзәтелә икән. Бу хакта Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Узган елны Бөгелмә районында 46 крестьян-фермерлык хуҗалыгы исәпләнгән, бүгенге көндә аларның инде 8 ябылырга мәҗбүр булган. Ә бу күренеш, үз чиратында, мөгезле эре терлек санының кимүенә китергән. Бөгелмә...

Мөгезле эре терлек саны кимегән.
Бөгелмә районы авыл хуҗалыгында крестьян-фермерлык хуҗалыклары ябылу тенденциясе күзәтелә икән. Бу хакта Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.
Узган елны Бөгелмә районында 46 крестьян-фермерлык хуҗалыгы исәпләнгән, бүгенге көндә аларның инде 8 ябылырга мәҗбүр булган. Ә бу күренеш, үз чиратында, мөгезле эре терлек санының кимүенә китергән. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров авыл хуҗалыгы идарәсе начальлнигы Илдар Исмәгыйлевкә мал башын үстерүгә иътибарны арттырырга кушты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: