Бөгелмә авазы

Бөгелмә районың авыл хуҗалыгы нәтиҗәсе

Әллә һава шартлары, әллә Бөгелмә районы авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсе - быел Бөгелмә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре рекордлы күләмдә уңыш җыеп алды. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илдар Исмәгыйлев җиткерде. Безнең район территориясендә өч зур инвестор җир эшкәртә. Алар "Репродукт", 1 нче Бөгелмә ашлык продуктлары җитештерү комбинаты, "Восходящая...

Әллә һава шартлары, әллә Бөгелмә районы авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсе - быел Бөгелмә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре рекордлы күләмдә уңыш җыеп алды. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илдар Исмәгыйлев җиткерде.

Безнең район территориясендә өч зур инвестор җир эшкәртә. Алар "Репродукт", 1 нче Бөгелмә ашлык продуктлары җитештерү комбинаты, "Восходящая заря" җәмгыятьләре. 6 эре, 7 кече хуҗалык һәм 33 гаилә фермасы эшләп килә.

Быел авыл хезмәтчәннәренең техникалары алдан әзер булу җир эшкәртүгә, чәчүгә вакытында керешергә һәм соңга калмыйча җыеп алырга мөмкинлек биргән. Уңышның яхшы булуына минераль ашламалар куллану да файдага иткәндер дип фаразлыйлар. Чөнки, узган ел белән чагыштырганда, аларны шактый күләмдә артык кулланганнар. Урак өстендә Бөгелмә кырларында 80 комбайн эшләгән. Быел 128 мең тонна бөртек җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 27 центнер тәшкил иткән. Узган еллар белән чагыштырганда, бу күрсәткеч бик югары. 2013 елда бу сан 13, 2014 елда 15 центнер булган. Быел Бөгелмә аграрийлары карабодайга өстенлек биргән. Ул файдалы, бәрәкәтле һәм халык өчен кирәк культура. Иң мөһиме, аны безнең 1 нче Бөгелмә ашлык продуктлары җитештерү комбинаты эшкәртә.

Тулаем җыеп алынган ашлык 51 процентка арткан. Бөртекле культура җитештерү буенча Бөгелмә районы республикада 27 нче урыныннан 16 нчы урынга менгән. Уңдырышлылык буенча да, 43тән 36 нчы урынга күтәрелгән. Сөт, ит җитештерү буенча да Бөгелмә фермалары үсеш юлын алган.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: