Бөгелмә авазы

Бөгелмә район Спас һәм Наратлы авылларында референдум узды

Татарстан Республикасында халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен күп төрле программалар эшләп килә. Шуларның берсе - гражданнарның үзара салым референдумы (референдум самообложения граждан). Ул 19 ноябрь көнне республиканың 852 авыл һәм 20 шәһәр җирлегендә узды. Бөгелмә районының Спас һәм Наратлы авыл халкы да бу көнне тирәлекне яхшыртуга карата фикерен белдерде. Әлеге...

Татарстан Республикасында халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен күп төрле программалар эшләп килә. Шуларның берсе - гражданнарның үзара салым референдумы (референдум самообложения граждан). Ул 19 ноябрь көнне республиканың 852 авыл һәм 20 шәһәр җирлегендә узды. Бөгелмә районының Спас һәм Наратлы авыл халкы да бу көнне тирәлекне яхшыртуга карата фикерен белдерде.

Әлеге программага Татарстан Республикасында 2013 елда старт бирелә. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов карамагында уза. Бу программа гамәлгә кертелгәннән бирле инде зур эшләр башкарып чыгылган. Халык түләгән 1 сумга дәүләт 4не өстәп бирә. Авыл җирлекләре өчен бу яхшы шарт. Халыкның актив катнашуы әлеге прог-рамманың кирәк булуына тагын бер дәлил булып
тора.

Наратлы авыл җирлегендә референдум нәтиҗәсе уңай булуның файдасын инде сизеп алганнар. Биредә мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырышалар. Чөнки элекке елларда узган референдумнардан соң алар зиратны тәртипкә китергән, чиркәүне төзек-ләндергән, автобус тукталышын алыштырган.

Быел без халыктан 150 сум җыярга булдык. Референдум уңай узган очракта, әлеге акча чир-кәү артында купель төзү, чишмәне һәм су буе мәйданын, парк зонасын төзекләндерүгә тотылачак. Халык актив, референдумда бик теләп катнаша, - дип белдерде Наратлы авылы сайлау участогы комиссиясе рәисе Павел Желованов.

Референдумны үз итеп өлгергән тагын бер авыл җирлеге ул - Спас. Биредә, үзара салым программасы кысаларында, инде зиратлар рәткә китерелгән, мәчеткә манара куелган.

Зиратны рәткә китереп бетерү һәм чишмәне ремонтлау өчен халыкның 100 сум чыгарып бирергә теләү-теләмәвен ачыклыйбыз. Уңай узар дип ышанып калабыз, - ди Спас авылы сайлау участогы комиссиясе рәисе Ринат Вәгазов.

Үзара салым референдумы Бөгелмә муниципаль районының ике авылында да уңай узды. Сайлауларга килгән 98 процент халык үз ризалыгын белдергән. Димәк, 18 яше тулган һәм авыл җирлегендә теркәлгән һәр кеше яшәгән җирлекнең ямьләнүенә үз өлешен кертәчәк.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: