Бөгелмә авазы

Бөгелмә мунчасыз калган

…Мунча дигәч, балачагымдагы авыл мунчасы искә килеп төште әле. Шул чорда бөтен авылында бездә генә иде бугай ул. Үзебез яккан көнне ярты халык юынса, бигрәк тә кышкы салкыннарда, суынып бетмәсен дип, икенче көнне үк күрше-тирә ягар иде. И, ул мунчаның рәхәтлекләре! Ләүкәгә менеп, каты итеп бер чабынасың да, аның артыннан...

…Мунча дигәч, балачагымдагы авыл мунчасы искә килеп төште әле. Шул чорда бөтен авылында бездә генә иде бугай ул. Үзебез яккан көнне ярты халык юынса, бигрәк тә кышкы салкыннарда, суынып бетмәсен дип, икенче көнне үк күрше-тирә ягар иде. И, ул мунчаның рәхәтлекләре! Ләүкәгә менеп, каты итеп бер чабынасың да, аның артыннан ук сап-салкын су белән коенып алгач, яңа туган кебек хис итәсең үзеңне. Аннары өйгә кайтып, бал белән һинд чәе дә эчеп куйгач, бөтен тәнең изрәп-язылып киткәндәй була, билләһи. Газета укучыларыбыз бу ханым әллә безне мыскыл итә инде дип уйлый күрмәсеннәр, соңгы вакыттагы телефоннан шылтыратучыларны тыңлагач, искә төшкәннәремне генә язып үттем.
Әйе, соңгы көннәрдә газета укучыларыбыз телефон трубкасын гел дә суытмадылар. Нәрсә булган, нидән зарланалар дисезме? Әле менә кичә генә бер әбунәчебез: "Ярдәм итегез, Бөгелмә бетләп бетә бит инде, бөтен шәһәргә бер генә җәмәгать мунчасы да калмады, ләбаса. Кая барыйк, кемгә зарланыйк?" - дип чаң суга.
Моннан 30 ел элек Бөгелмәгә килеп төпләнгәндә шәһәрдә мин белгәне 3 мунча бар иде. Берсен - СУ-2 районындагысын яптылар да, озак еллар узгач, шуннан ресторан ясап куйдылар. Шәһәрдә аларның саны хәттин ашкан булса да. Инде күпме языла бу турыда. Бетерүе-җимерүе генә бик җиңел ул, ә менә торгызу, яңарту, искегә яңа тормыш бирү бик азларның гына кулыннан киләдер.
Герцен урамындагы мунчада да проблемалар бардыр, шылтыраткач: "Газ юк, мунча эшләми", - дип җавап бирәләр. Кирпеч заводы районында яхшы гына эшләп торганын да ремонтка япканнар икән. Шулай итеп, Бөгелмәбезнең мунчадан сихәт алырга яратучылары бу ләззәттән мәхрүм калган. Ә бит
уйлап караганда, шәһәрнең культуралылыгын андагы кафе-рестораннар, мәдәни учаклар саны гына түгел, ә халыкның сәламәтлеге өчен үтә дә файдалы, чисталык нигезе булган мунчалар да күрсәтә. Кем өчендер атнага бер тапкыр үтәлә торган йола булса, икенчеләр өчен ул, беренче чиратта, чистарыну чарасы булып тора. Шул турыда онытмыйк.
Ә укучыларның сорауларына килгәндә, шәһәр җитәкчелеге бу язма белән танышканнан соң тиз арада чарасын күрер дип ышанып калабыз.
Әлфия МОСТАФИНА.
Белешмә. Мунчаның файдасы турында борын-борын заманнардан ук билгеле. Мәсәлән, пар астында чабынган вакытта матдәләр алмашы 1,5 - 2,5 тапкыр тизләшә. Йөрәк ешрак тибә башлый, организмдагы кислород резервы арта. Ревматизм, периферик кан әйләнеше бозылганда да мунча керү файдалы диләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: