Бөгелмә авазы

Бөгелмә маляры Татарстанны Көньяк Сахалинда үтүче WorldSkills Russia финалында тәкъдим итә

Милли чемпионат финалында “Ворлдскиллс” буенча 62 һәм “Ворлдскиллс юниор” буенча 36 компетенциядә 1 400 эксперт һәм конкурсант катнаша. Бу – компетенцияләр буенча региональ чемпионат җиңүчеләре һәм ярымфиналларда югары нәтиҗәләргә ирешкән конкурсантлар.

Финалда катнашу өчен Татарстан Республикасы җыелма командасы тупланды. Аның составында – “Ворлдскиллс”ның 44 компетенциясе буенча катнашучы 58 конкурсант һәм 46 эксперт һәм “Ворлдскиллс юниор”ның 15 компетенциясе буенча чыгыш ясаучы 23 конкурсант һәм 15 эксперт.

Яшь профессионалларның милли чемпионатында катнашучы конкурсантлар рәтендә тагын бер якташыбыз – Бөгелмәнең төзелеш-техник көллияте студенты Алинә Мөэминова. Ул быел конкурсның региональ чемпионатында беренче урын яулый, сайлап алу финалында 7леккә үтеп, 2нче урынга ия була, шул рәвешле, финалга үтә. Финалда ул “Буяу-малярлык һәм декоратив эшләр” компетенциясе буенча чыгыш ясый.

– Көнне-төнгә ялгап әзерләнүләр, конкурсларда катнашу – мин сайлаган һөнәрдә бик тә яхшы тәҗрибә. Бик күп уңай сыйфатларга өйрәтә. Яңа дуслар табабыз, аралашабыз, чиксез күп яңа әйберләр беләбез. Әлеге конкурста бик теләп катнаштым, катнашам һәм киләчәк тормышымда ул миңа ярдәм итәр дигән ышанычым зур. Киләчәктә үз белгечлегем буенча югары белем алачакмын, билгеле инде, WorldSkills бәйгесе бу очракта да ярдәмгә килер дип уйлыйм, – ди Алинә.

Кыз шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә укый, бер үк вакытта сәнгать мәктәбендә дә белем ала. Буяу-малярлык һәм декоратив эшләр белән беренче кызыксынулар, ныклап мавыгулар да нәкъ шуннан башлана.

Реклама

– Ул бик көчле, куйган максатына ирешүчән, тырыш кеше. Без: мин, көллият, уку йорты җитәкчелеге үз тарафыбыздан мөмкин булганның барысын да бирдек. Нәтиҗәле әзерләнү өчен барлык мөмкинлекләребез – кирәкле җиһазлар, инструментларыбыз бар. Инвесторларыбызга, директорга рәхмәт. Хәзер барысы да Алинәдән генә тора. Аңа бары тик җиңү телибез. Аның тырышлыклары, хезмәтләре юкка китмәсен, ел дәвамында көннәр буе әзерләнүләрнең әҗерен күрсен иде дигән теләктә калам!, – ди Алинәне әзерләүче эксперт – Бөгелмәнең төзелеш-техник көллиятенең гомуми һөнәри дисциплиналар укытучысы Надежда Петрова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: