Бөгелмә авазы

Бөгелмә халкын чүпне дөрес җыярга өйрәтәләр

Бөгелмә халкын чүпне дөрес җыярга өйрәтәләр. Һәр йорт ишегалдында төрле төстәге контейнерлар урнаштырылган. Берсе кәгазь, икенчесе пыяла, өченчесе азык-төлек калдыклары өчен. Пластик шешәләрнеҗыю урыны да булдырылган. Беренче сортлы чүпне кабат эшкәртеп, көн - күрештә кирәкле әйбеләр ясыйлар. Тик Бөгелмәдә чүпне аерым җыю программасы шома гына бармый. Халык әле һаман ПЭТ-бутылкаларны...

Бөгелмә халкын чүпне дөрес җыярга өйрәтәләр. Һәр йорт ишегалдында төрле төстәге контейнерлар урнаштырылган. Берсе кәгазь, икенчесе пыяла, өченчесе азык-төлек калдыклары өчен. Пластик шешәләрнеҗыю урыны да булдырылган. Беренче сортлы чүпне кабат эшкәртеп, көн - күрештә кирәкле әйбеләр ясыйлар. Тик Бөгелмәдә чүпне аерым җыю программасы шома гына бармый. Халык әле һаман ПЭТ-бутылкаларны кайда тели, шунда ыргыта.

Бөгелмәнең күп кенә йортлары "Чүп проект"ын кабул итте. Дөрес, зур авырлыклар белән. ПЭТ-бутылкаларны, теләр-теләмәс булса да, аерым контейнерларгы җыярга өйрәнәләр, ахры. Һәр йорт ишегалларында чүп туплау урыны бар. Территория койма белән уратып алынган. Юлына асфальт җәйгәннәр. Матур итеп белдерү дә язып элгәннәр. Шәһәр халкын "чүп культурасына" илтүче бу беренче адым булды. Бөгелмәдә әлеге "реформаны" "Полигон ТБО" ҖЧҖ тәкъдиме белән 2016 елда башлап җибәргәннәр. Ул чорда ук йорт ишегалларына төрле төстәге контейнерлар урнаштыра башлаганнар. Берсе кәгазь, икенчесе пыяла, өченчесе азык-төлек калдыклары өчен.

Пластик шешәләрне аерым җыялар. Махсус челтәр-контейнерлар кулдан ясалган. Аларны "Полигон ТБО" базасында җитештерәләр. Моның өчен акчаны беркем дә бирми. Әлегә үз матди чараларын эшкә җигәләр. Бөгелмәнең һәр йортында шундый контейнерлар урнаштыру өчен ике миллон сум акча кирәк.

Шәһәр буенча 100дән артык челтәр-контейнерлар урнаштырдык инде. Аларны мәктәп территориясенә дә куябыз. Евро-контейнерларга килгәндә, һәр йорт ишегалдында булдырырга тырышабыз. Ватылганнарын алыштырабыз, - ди "Полигон ТБО"ҖЧҖ җитәкчесе Илфат Гыйльманов

Селектив чүп җыюның нәрсә икәнен һәм ни өчен кирәк булуын шәһәр халкы тиз арада аңламады. Күбесе тәнкыйть сүзләре яудырды. Имеш, чит илдән кергән кирәксез әйбер! Гадәт буенча, пластик шешәләрне әле һаман кайда телиләр шунда ыргыталар.

Беренче сортлы чүп атналар дәвамында җыела. Челтәр-контейнерларны тулгач кына бушаталар. Полигонда пластик-шешәләрне пресс белән бастыралар. Моның өчен махсус җиһаз сатып алганнар. ПЭТ-бутылкаларны аралыйлар, аларны тишәләр һәм зур бакка тутыралар.

Бутылкаларны зур полиэтилен капчыкка салып, полигонга алып киләләр. Бер төргәктә - 120-130 кило чамасы. Пресс белән бастырабыз, чыбык белән бәйлибиз һәм бер урынга җыябыз. Соңыннан заводка җибәрәбез, - ди "Полигон ТБО" ҖЧҖ чүплек начальнигы Олег Косолапов

Полимер калдыкларны нигездә Яр Чаллы шәһәрендә утильләштерәләр. Кабат җитештерелгән ПЭТ-шешәләрдән балалар мәйданчыклары өчен кече архитектура формалары, контейнерлар һәм башка пластик товарлар ясыйлар.

Алсу Мөкәтдас

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: