Бөгелмә авазы

Бөгелмә халкы ямьле, матур яшәсен дип...(+ФОТО)

Татарстанда 30дан артык социаль программа гамәлгә ашырыла, аларның күбесе безнең республика өчен генә түгел, хәтта Россия өчен дә уникаль. Әлеге проектлар мәктәпләр төзү һәм татарстанлыларны уңайлы торак белән тәэмин итү, беренчел медицина звеносын үстерү һәм шәһәр территорияләрен тәртипкә китерү, күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү һәм спорт корылмалары челтәрен киңәйтү, объектларны реконструкцияләү,...

Татарстанда 30дан артык социаль программа гамәлгә ашырыла, аларның күбесе безнең республика өчен генә түгел, хәтта Россия өчен дә уникаль. Әлеге проектлар мәктәпләр төзү һәм татарстанлыларны уңайлы торак белән тәэмин итү, беренчел медицина звеносын үстерү һәм шәһәр территорияләрен тәртипкә китерү, күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү һәм спорт корылмалары челтәрен киңәйтү, объектларны реконструкцияләү, капиталь ремонт эшләре, авылларда ФАПлар, полиция оперуполномоченныйлары өчен эш урыны һәм торагы да булган комлекслар, клублар, күпфункцияле үзәкләр төзелешенә кагыла. 2008 елдан алып, узган дистә елга якын вакыт эчендә Татарстан социаль өлкәгә уннарча миллиард сум акча сарыф итте. Бу эшләрнең төп максаты - республикада, Татарстанның барлык шәһәр-авылларында яшүчеләрнең тормыш сыйфатын арттыру.
Катлаулы икътисадый шартларга да карамастан, Татарстан социаль программаларның берсен дә кыскартмады, аларның саны елдан-ел арта бара. Мисал өчен, 2015 елда парк һәм скверларны тәртипкә китерү программасы старт алса, 2016 ел исә Сулыкларны һәм аларның тирә-юнен саклау елы дип игълан ителде. Аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, 45 муниципаль районның барысында да 150дән артык ял зонасы төзекләндерелде, аларның яртысына якыны - Европа дәрәҗәсендәге өр-яңа парклар һәм су коену урыннары.

Вахит Гарәфетдинов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары, Татарстанның атказанган төзүчесе:

- Бүгенге көндә районыбызда бик күп социаль проектлар уңышлы тормышка ашырыла. 27 республика программасы нигезендә, төзелешләр, объектларны реконструкцияләү, капиталь ремонт эшләре бара. Моннан тыш, өстәмә проектларны да тормышка ашырдык. Мәсәлән, 2 нче лицей бассейнын гына алыйк. Ул - республика программаларына кермәгән объект. Бассейнны ремонтлар өчен шәһәр мэры Линар Закиров Президентыбыз Рөстәм Миңнехановтан рөхсәт алды. Шәһәр үзәгендә яңа фонтан ачтык. Гомумән, күп эшләр башкардык быел. 6 авыл мәктәбен ремонтладык. Бәхет Яңа Александровка, Зеленая Роща, Карабаш, Восточный һәм Соколкадагы уку учреждениеләренә елмайды. Кече Бөгелмә, Вязовка, Петровка авылы клубларын ремонтладык. Төзелешкә килгәндә, шулай ук алга китеш бар. Ятим балалар, ветераннар өчен, авария хәлендәге торакта яшәүчеләргә, социаль ипотека буенча фатир алырга теләүчеләргә йортлар төзибез. Батыр авылында - яңа клуб, ә Ефановка белән Зеленая Роща авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары - ФАПлар барлыкка килде. Шәһәр һәм районда җиде яңа универсаль спорт мәйданчыгы төзедек. 70 күпфатирлы йортны төзекләндерү эше ахырына якынлашып килә, актлар тапшырасы калды. Халыктан рәхмәт сүзләре күп ишеттек. Бөгелмәлеләрнең күңеленә гаять хуш килгән проект, әлбәттә инде - Бөгелмә сулыгы. Анда ял итү зоналарын булдырдык, лекторий ясадык, балалар мәйданчыгы куйдык.

Руфан Галиев, зонаара торак инспекциясе җитәкчесе:

- Халыкның тормышы, алар­ның хакимияткә мөнәсәбәте, берсүзсез, муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендә билгеләнә. Без, үз чиратыбызда, муниципаль хакимият алып барган капиталь ремонт, төзелеш эшләрен контрольдә тотабыз. Бүгенге көндә 2016 ел эшләренә нәтиҗә ясап, эшләрне кабул итү бара. Быелгы капиталь ремонт эшен "ЖилСервис", "Теплогазмонтаж", "Казстройсервис", "Универсал", "Стройсервис", "Рельеф-НК" җәмгыятьләре башкарып чыкты.

Төзекләндерү эшләре барышында барлыгы 168 тикшерү уздырдырылды. Кимчелекләр дә юк түгел, билгеле. Безнең инспекция хезмәткәрләре төзүчеләрнең техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозып эшләвен, төзелеш лесаларының дөрес куелмавы очракларын ачыклады. Бу фактлар турындагы хатлар хезмәт инспекциясенә юлланды, подрядчы оешмалар җаваплылыкка тартылды. Эшләгән эшне вакытында тапшыручылар һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгучылар арасында "ЖилСервис" һәм "Рельеф-НК" җәмгыятьләре алдынгы рәттә тора. 2017 елда 57 йортны капиталь ремонтлау планлаштырыла. Бөгелмә халкы яхшы шартлар тудырылган җирлектә яшәргә хаклы һәм моның өчен районыбызда барысы да эшләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: