Бөгелмә авазы

Бөгелмә газеталарын укыган өчен – бүләк

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте һәр язылу кампаниясендә нинди дә булса акцияләр, әбунәчеләрне кызыксындыра торган чаралар уйлап таба. Агымдагы елның икенче яртыеллыгында исә "Язылу өчен - телевизор" акциясе игълан ителгән иде. Бу конкурста Бөгелмә районыннан җиңүче булып берьюлы ике район газетасы - "Бөгелмә авазы" белән "Бугульминская газета" газеталарын алдыручы Эльвира Мингатина танылды. Ул...

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте һәр язылу кампаниясендә нинди дә булса акцияләр, әбунәчеләрне кызыксындыра торган чаралар уйлап таба. Агымдагы елның икенче яртыеллыгында исә "Язылу өчен - телевизор" акциясе игълан ителгән иде. Бу конкурста Бөгелмә районыннан җиңүче булып берьюлы ике район газетасы - "Бөгелмә авазы" белән "Бугульминская газета" газеталарын алдыручы Эльвира Мингатина танылды. Ул "ТАТМЕДИА" җәмгыятенә кергән газеталарны Бөгелмә районында иң күп яздыручы исеменә лаек булды. һәм, әлбәттә инде, укучыбызга бүләк тапшырдык.

Кадерле укучыларыбыз, газетабыздан аерылмагыз. Мондый акцияләр әле тагын булачак. Газетабызга язылып кую әмәлен алдан күрегез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: