Бөгелмә авазы

“Бөгелмә авазы” газетасы ветераннарын бәйрәм табынына чакырабыз

Күптән түгел генә "Бөгелмә авазы" газетасы үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Коллективка бик күп котлаулар яңгырады, бүләкләр тапшырылды. Ләкин, асылда, газетаның хәзерге уңышларының тамыры ветераннарыбызга барып тоташа. Аларның бик күбесе инде бүгенге вакытта арабызда юк, урыннары оҗмахта булсын. Тик әле безнең уңышларга сөенеп, язган мәкаләләребезне өтеренә кадәр укып баручылар...

Күптән түгел генә "Бөгелмә авазы" газетасы үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Коллективка бик күп котлаулар яңгырады, бүләкләр тапшырылды. Ләкин, асылда, газетаның хәзерге уңышларының тамыры ветераннарыбызга барып тоташа. Аларның бик күбесе инде бүгенге вакытта арабызда юк, урыннары оҗмахта булсын. Тик әле безнең уңышларга сөенеп, язган мәкаләләребезне өтеренә кадәр укып баручылар да бар. Нәкъ шуларны без үзебезгә кунакка чакырабыз.

Расиха апа Шәмгуллина, Бибиәсма апа Габдуллина, Гөлфирә апа Нәбиуллина һәм әле күптән түгел генә ветераннарыбыз рәтен тулыландырган хисапчыбыз Любовь Вдовина, бала-оныклар мәшәкатеннән, йорт эшләреннән арынып, редакциябезгә кунакка килегез. Безнең - сезгә, сезнең безгә әйтер сүзләребез, сөйләшеп утырасы темаларыбыз бар. 4 октябрь көнне 14 сәгатьтә көтеп калабыз.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: