Бөгелмә авазы

“Бөгелмә авазы” белән дөньябыз ямьле

19 майда узачак бәйрәмебез турында язарга утыру белән узган чорлар искә төште. Бу көн СССРда яшәгәннәр өчен элек тә бик истәлекле иде. Шәхсән үземнең мәктәп елларында сыйныфташларым белән бергә мине дә шул көнне пионерга алмаганнары өчен гарьләнеп елаганым әле дә истә (яшем җитмичә укырга кергәнгә, мин алардан кечкенәрәк идем шул)....

Әлфия МОСТАФИНА.
Л. Вилданова фотосы.

Ике дистә ел чамасы элек, Аллаһның рәхмәтләре яугыры, Татарстанда нәкъ ме-
нә шушы көнне яңабаштан зур бәйрәм итеп ясадылар да куйдылар: 19 май - Татар матбугаты көне - безнең көн! Татарыбызның беренче басмасы булган "Нур" газетасы нәшер ителә башлаган көн бер гасыр үткәннән соң шундый истәлекле көнгә әверелде.

19 майның Татар матбугаты көне буларак искә алып үтелә башлаган беренче еллары хәтердә әле. Демократиянең талгын җылы җилләре исә башлаган чор, милли күтәрелеш чоры. Бәйрәмгә тансыклаган милләтем зур энтузиазм белән күтәреп алды бу бәйрәмне. Һәр районда, һәр шәһәрдә татарлар үз газеталарын чыгара, җирле телевидениедә дә яңалыкларны халык үз телендә ишетә башлады. Бездә "сөйкемле сөяк"кә әверелдек түгелме соң дип, ул елларда күңел тантана итте.

Реклама

"Бөгелмә авазы" газетасы да шул чорда яңадан башкалкытып (шулай дип әйтәбез, чөнки асылда аның тарихи тамырлары узган гасыр башларына ук барып тоташа), халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, эшчәнлек алып бара башлады. Ул чорда зур тәҗрибәбез булмаса да, һәрберебез үз урынында, журналистларыбыз да язмаларында тормышны мөмкин кадәр тулырак яктыртырга, аны укучы өчен кызыклы һәм файдалы итәргә омтылды.

Бу омтылыш менә 22 ел инде дәвам итә, гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә газетаны тулы җанлы, кызу канлы итүдә җәмәгатьчелек хәбәрчеләре бик зур булышлык итә. Равилә Арсланова, Мөбәширә Шәрәфетдинова, Ришат Гәрәев, Гайшә Хә-сәнова, Рәис Абдрахманов, Рәмзия Галимова, Ягсуп Мортазин, Әнәс Назыймов, Әлфинә Кәримова кебек каләм осталары "Бөгелмә авазы" белән даими элемтәдә торалар, газета битләрендә кискен проблемаларны күтәреп чыгалар, шуның белән газета укучылар һәм җәмәгатьчелек арасында басманың дәрәҗәсен, абруен арттыралар. Шулай ук үзләрендә уздырылган чаралар турында һәрдаим газетага мәгълүматлар җибәреп торучы "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәге, "Радуга" социаль үзәге, үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрлә-ренә дә рәхмәтебез чиксез.

Ике дистә ел эчендә газе-та бик күп кыенлыклар кичерсә дә, сынмады-сыгыл-мады, юкка да чыкмады, Бө-гелмә шәһәрендә һәм район авылларында гомер кичерү-че милләттәшләребезне куандырып, әле дә эшли, алга зур планнар белән яши. Ә ул планнарны тормышка ашыруда сезнең - газета укучыларыбызның ярдәме бик кирәк. Беренчедән һәм иң мөһиме, газетаны ябу белән куркытмасыннар өчен тираж кирәк. Икенче-дән, андагы темаларны төрлеләндерү, кызыклы итү өчен шулай ук сезнең газета эшендә катнашуыгыз бик зарур. Димәк, бәяләр артуга карамастан, үз-үзен һәм милләтен хөрмәт иткән һәр татарның өстәлендә киләсе яртыеллыкта да май кояшы кебек җаннарны җылытучы, киләчәккә якты өметләр бирүче, кешеләрнең кайгы һәм шатлыгына битараф булмаган "Бөгелмә авазы" булыр дип ышанасы килә. Бергә һәм бердәм булганда, шундый зур кыенлык белән барлыкка килгән һәм аякка баскан газетабызның юкка чыгуына юл куймабыз, иншаллаһ.

Сүз соңында барыгызныда үзебезнең уртак бәйрәмебез - Татарстанда матбугат көне белән тәбрик итәбез, һәммәгезгә иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез. Барыбызга да бәрәкәтле мул тормышта яшәргә насыйп итсен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: