Бөгелмә авазы

Безнең гаилә – безнең футбол

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Бөгелмә полицейскийлары Россия Эчке эшләр министрлыгы игълан иткән “Безнең гаилә – безнең футбол” акциясенә кушылды.

Бөгелмә полиция бүлегендә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче хезмәткәрләр эшли. Шундыйларның берсе – Шаламовлар гаиләсе, алар дүрт бала тәрбияли. Гаилә башлыгы Максим Шаламов – полиция подполковнигы, эчке эшләр органнарында 2006 елдан бирле хезмәт итә. Үз эшчәнлеген ул тикшерү эшләре комитетыннан башлап җибәрә. 2012 елда тентү бүлеге начальнигы урынбасары итеп билгеләнә. Җинаять эшләре буенча барган тикшерүне контрольдә тоту, алар буенча законлы карар кабул итү һәм яшь хезмәткәрләргә остаз булу полицейскийның күп вакытын һәм көчен ала. Ләкин шуңа да карамастан, Максим Шаламов бар булган буш вакытын гаиләсенә багышлый. Хәләл җефете Татьяна белән алар инде 17 ел бергә.

Өлкән кызлары Виолетта 11нче сыйныфка күчте, гуманитар фәннәр белән кызыксына, тарих яисә җәмгыять белеме фәннәре укытучысы булырга хыяллана. Софиягә – 14 яшь, дзюдо спорт төре буенча республика күләмендә узган ярышларда җиңүләргә ия. Узган елны республика турнирында үз авырлыгы категориясендә 1нче урынны яулаган. Тимофейга – 8 яшь һәм иң төпчеге Елисейга – яшь ярым, футбол белән кызыксыналар. Шаламовлар гаиләсе буш вакытларында балыкка йөрергә ярата. Өлкәннәр балык тоткан арада кечеләр футбол уйный. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен алар, традиция буенча, гаиләләре белән үткәрергә күнеккән. 

Мәгълүмат һәм фото – Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтеннән.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: