Бөгелмә авазы

Без Тукай оныклары

Прогресс авыл китапханәсендә, "Чуар тавык" балалар бакчасы белән берлектә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алып, "Без - Тукай шәкертләре" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Аны китапханәче Миләүшә Хатыйп кызы Миңнехәерова алып барды. Кичә бөек шагыйрьнең үлемсез шигырь юллары белән ачылды: Әй, мөкатдәс моңлы сазым, Уйнадың син ник бик аз… Китапханәче...

Прогресс авыл китапханәсендә, "Чуар тавык" балалар бакчасы белән берлектә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алып, "Без - Тукай шәкертләре" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Аны китапханәче Миләүшә Хатыйп кызы Миңнехәерова алып барды.
Кичә бөек шагыйрьнең үлемсез шигырь юллары белән ачылды:
Әй, мөкатдәс моңлы сазым,
Уйнадың син ник бик аз…
Китапханәче балаларны сөекле шагыйребезнең киңкырлы иҗаты белән тыныштырды. Китапханәдә Габдулла Тукайның иҗатына багышлап, "Язлар безгә Тукай белән килә" дигән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Шагыйрь гомере, ни кызганыч, бик кыска булла. Әмма ул кыска гына вакыт эчендә дә балалар өчен күпсанлы әкиятләр, поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат иткән.
Балалар туган телебездә бик оста сөйләшәләр, алар Тукаебыз шигырьләрен яттан сөйләделәр, "Туган тел" җырын бергәләп башкардык.
Тәрбиячеләр Зөлфия Нуриева белән Ирина Севастьянова кечкенәдән ана телен үстерүгә, балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Бу уңайдан китапханәдә әледән-әле чаралар уздырыла. Һәр узган чарага китапханәче Миләүшә ханым безне чакырып тора, аларны тирән
эчтәлекле итеп үткәрүгә зур тырышлык куя.
Кичә татарның олуг шагыйре Габдулла Тукайның үлмәс сүзләре белән тәмамланды:
Сөй гомерне, сөй халыкны,
Сөй халыкның дөньясын…

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: