Бөгелмә авазы

Без – халык авазын җиткерүчеләр

Газетабызның 3 октябрь санында "Бөгелмә авазы"ның актив хәбәрчесе Әхмәтҗан абый Хәйдәров "Җир кемнеке?" дигән язмасында авыл халкы өчен бик тә мөһим проблеманы күтәргән иде. Башка районнар, авыл җирлекләре җир пае белән файдаланган вакытта, нигә кодашлар аңардан мәхрүм дип аптырый ул. "Җир бар бездә, әмма аңа кем хуҗа, кем сата, акчасыннан...

Газетабызның 3 октябрь санында "Бөгелмә авазы"ның актив хәбәрчесе Әхмәтҗан абый Хәйдәров "Җир кемнеке?" дигән язмасында авыл халкы өчен бик тә мөһим проблеманы күтәргән иде. Башка районнар, авыл җирлекләре җир пае белән файдаланган вакытта, нигә кодашлар аңардан мәхрүм дип аптырый ул. "Җир бар бездә, әмма аңа кем хуҗа, кем сата, акчасыннан кем файдалана икәнлеге генә билгесез. Менә шушы сорауга "Бөгелмә авазы" аша берәр җитәкче-белгеч җавап бирмәс микән?" - диелә мәкаләдә.

Реклама

"Бөгелмә авазы"на килгән рәсми җавапны, хөрмәтле газета укучыларыбыз, үзгәртүсез-нисез бирергә булдык, ни өчен икәнлеген соңыннан аңларсыз.
"По обращению граждан в СМИ "Бугульма авызы" от 03.10.2012 года Палатой имущественных и земельных отношений Бугульминского муниципального района Республики Татарстан получен ответ на запрос, в котором глава сельского поселения подтверждает отсутствие паевых земель в Кудашевском сельском поселении.
И.о. руководителя Палаты С.В.Вьюгина".

Беренчедән, Әхмәтҗан абый Хәйдәров авыл халкы исеменнән "подтверждение" сорамый, ләбаса. Җирнең барлыгын халык белә, ә менә аннан кемнәр файдалана икәнлеген тәфсилләп аңлатуны үтенә ул. Икен-
чедән, җавапны укып чыкканнар күрдегез инде, 22 ел дәвамында Бөгелмә җирлегендә чыгып килүче, татарларның яратып укый торган басмасын бу җитәкче мыскыл иткән түгел-ме соң? Без нишләп "АВЫЗЫ" булыйк инде, җәмәгать. Грамотаң җитмәсә (аннары һәр оешма-предприятиенең кабул итү бүлмәләрендә, кимендә, бер экземпляр шул җирлектә чыгучы басмалар булырга тиештер бит), аз-маз гына булса да безнең телне белә торган кешедән сорарга кирәктер. "Аваз" белән "авыз"ны ничек бутарга була инде? Аваздаш була ала, ләкин берничек тә авыздаш түгел.
Шуңа күрә, Палата җитәкчелеге, газета аша гафу үтенерсез дип көтәбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: