Бөгелмә авазы

Без дә үз өлешебезне кертик

Мөхтәрәм милләттәшләрем, менә ямьле, җылы җәйләр узып та китте, табигатьтә алтын көз хакимлек итә. Кышка да озак алмады инде. 1 октябрьдә барлык халыклар белән бергәләп, бөгелмәләр дә Өлкәннәр көнен бәйрәм итәчәк, аннары берничә көннән - Укытучылар көне.

Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама

2013 елның ахырына якынлашып килүебезне шуңа искә төшердем - 2014 елның беренче яртысына яраткан, үз иткән, сердәшчебез "Бөгелмә авазы" газетасына язылу башланды. Үткен каләмле, кеше кайгысына битараф булмаган, шатлыкларны уртаклашырга һәрчак әзер торган, ярдәмчел редакция хезмәткәрләре бу турыда әбунәчеләр хәтеренә төшерә башладылар инде.
Җәмәгать, газетаның тиражы елдан-ел кими бара дип борчылабыз, моның өчен кемнәрнедер битәрләргә дә күп сорамыйбыз. Ә бит газетаны яратып укыла торган тулы канлы итү журналистлардан торса (күпмедер дәрәҗәдә киң җәмәгатьчелектән дә), аның тиражын, димәк, дәрәҗәсен арттыру - безнең бурыч, ләбаса. Бәйрәмнәрне нигә искә төшердем дисез. Нәкъ менә шушы бәйрәмнәрдә үз пенсионерларын тәбрикләгәндә предприятие-оешмалар җитәкчеләре күчтәнәчләр салынган пакетлар эченә "Бөгелмә авазы"ның ярты еллык подпискасы квитанциясен дә өстәп куйсалар, өлкәннәребез өчен бу зур бүләк булыр иде. Ил төкерсә, күл була диләр. Әнә халык көче белән мәркәзебез Казанда нинди күркәм Кол Шәриф мәчетен торгызылды!!!
Шулай булгач, зур авырлыклар куеп торгызылган татар газетасының ничә дистә елдан соң югалуына юл куярга һич ярамый. "Аерылганны - аю, бүленгәнне бүре ашар" ди халык мәкале. Бүленмик, бүлгәләнмик, бер йодрык булып тупланып яшик, җәмәгать. Язмамны яраткан газетабызга багышлап иҗат иткән шигъри юллар белән тәмамлыйм:
Авыр чакта киңәшчем син,
Шатлыкларда -
сердәшчем син,
Көтеп алам килгәнеңне,
Үзем язам күргәнемне.

Туган телнең матурлыгын
Җиткерәсең язмаларда,
Яңалыклар, йолалар да
Дөнья күрә басмаларда.

Бердәнберем диеп зурлыйм,
Рәхмәт әйтәм гәҗит өчен,
Синдә эшли уңган кызлар,
Кызганмыйча барлык көчен.

Ягымлыдыр исемнәрең,
Авазы син Бөгелмәнең,
Авыр еллар артта калды,
Сынмадың син, бөгелмәдең.

Тиражыңны арттыруга
Кертикче өлешне без дә,
Уңышлыклар
юлдаш булсын
Яраткан гәҗитебезгә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: