Бөгелмә авазы

Без булмасак, кем? Хәзер булмаса, кайчан?

27 декабрь безнең илдә коткаручылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу - һәркемгә кагыла торган көн, чөнки табигый казалар, янгыннар, һәлакәтләр һәм катастрофалар вакытында, төрле авыр ситуацияләрдә кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм шәхесләрнең мәнфәгатен яклау, җәмгыятьне һәм территорияләрне саклау - Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр, табигый казаларның нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы сафларында...

27 декабрь безнең илдә коткаручылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу - һәркемгә кагыла торган көн, чөнки табигый казалар, янгыннар, һәлакәтләр һәм катастрофалар вакытында, төрле авыр ситуацияләрдә кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм шәхесләрнең мәнфәгатен яклау, җәмгыятьне һәм территорияләрне саклау - Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр, табигый казаларның нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы сафларында эшләүчеләрнең төп бурычы.

Һәр шәһәр службасында үз диспетчерлары, үз телефон номерлары бар. Аларның иң популярлары: "01", "02", "03". Тагын газ, "Водоканал", электр челтәре хезмәтләре һ.б... Көтелмәгән хәлдә калганда, бәлагә тарыганда ул санны тиз генә искә төшереп тә булмый бит әле ул. Зиһен туплап торган арада исә кадерле минутлар уза тора. Ә гадәттән тыш хәл туганда, кеше гомерен, яисә мал-мөлкәтне саклап калу өчен еш кына хәтта мизгелләр дә хәлиткеч роль уйный.

Коткаручылар тәүлек әйләнәсенә эшли. Аларның төп бурычы - тиз һәм дөрес эш итү. Шунысы игътибарга лаек, алар башка хезмәтләрнең көндәлек эшен башкаручылар түгел. Алар гадәттән тыш хәл килеп туганда гына эшкә алыналар. Коткаручыларның профессиональлегенә һәм нәкъ кирәк вакытта тиешле эшне җиренә җиткереп башкаруларына күрә, ел дәвамында күп кенә кеше гомерләрен, матди байлыкларны саклап калу мөмкин булды.

Коткару хезмәтенә теге яки бу сәбәп аркасында үз квартирларына керә алмаучылар аеруча еш мөрәҗәгать итә. Бикле квартирда кайвакытта яшь бала, ярдәмчесез авыру кеше кала. Еш кына эшләп торган газ плитәсе, яисә электр приборлары да зур куркыныч чыганагы булып тора. Чәйнек я кәстрүлдәге су кайнап чыгып түгелеп, газ конфоркаларын томалаганнан күпме янгын чыгу очраклары булды!

Өлкән яшьтәге күршеләрен озак күрмәгән кешеләр дә борчылып шылтырата, ярдәм сорый бездән. Чыннан да, андый очракларда күп вакыт өлкән яшьтәге яки хәлсез авыру кешеләргә кичектергесез ярдәм кирәк була. Андыйларны "Ашыгыч ярдәм" булып килгән медиклар кулына тапшыралар.

Эрих Фромм дигән акыл иясенең бик мәгънәле сүзләре бар: "Без булмасак, кем? Хәзер булмаса, кайчан?" - коткаручыларның девизы итеп шушы сүзләр йөрүе һич гаҗәп түгел. Бу кешеләр кем гаепле, кем гаепсез дип тикшерә тормыйлар, бу кешеләр тизрәк ярдәмгә ашыгалар. Чөнки беләләр, бу хезмәттә ашыкмыйча ярамый. Бәясе бик кыйммәт чөнки, хәтта әйтер идем бәһасез ул бәя.

Коткаручы һөнәрен сайлаган һәрбер игелек иясен кичә генә билгеләп үтелгән Коткаручы көне белән ихлас котлыйбыз. Һәркайсыгызга сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм авыр хезмәтегездә уңышлар телибез. Тормышлар имин булсын, кешеләр кайгы-хәсрәт күрмәсен.

Гөлчирә ӘБҮЗАРОВА,

21 нче янгын сүндерү часте инженеры.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: