Бөгелмә авазы

Без бер-беребезгә кирәк

Ярты ел сизелмичә дә үтеп киткән, менә 2016 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе бара. Үзебезнең "Бөгелмә авазы"на соңга калмыйча язылып куярга онытмагыз берүк. Ни өчен дигәндә, ташламалы язылырга мөмкинлек тудырылды бит.

 
Акчага ни кытлык елларда да газета үз эшен туктатмады, ул милләтебез өчен иң кирәк чорда дөнья күрде. Әйдәгез әле, газетаның 25 еллык юбилеена, аңа бүләк йөзеннән, дәррәү почта бүлекләренә барып, 2016 елның беренче яртысына яраткан басмабызга язылып кайтыйк.
Милләткә рухи көч бирүче, халыклар арасында дуслыкны ныгытучы, шулай ук милли үзаңны уятучы, үтемле язмалар һәм сәхифәләр белән үзенең укучыларын һәрдаим сөендереп торучы газета ул "Бөгелмә авазы". Ул халыкка хезмәт итә, без дә аңа булышыйк.
 
Әлфинә КӘРИМОВА,
педагогик хезмәт ветераны. Бөгелмә шәһәре.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: