Бөгелмә авазы

Берёзовка авылы мәдәният йортында иҗади кичә үтте

2005 елдан башлап, Россиядә 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Быел бу дата уңаеннан Берёзовка авылы мәдәният йортында "Нинди төрлелек! Һәм бу - искиткеч!" дигән темага иҗади кичә үтте. Балаларга бу чарада иксез-чиксез илебез киңлекләре буйлап сәяхәткә "чыгарга", андагы күп санлы халыкларның тормыш-көнкүреше, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары, үткәннәре һәм...

2005 елдан башлап, Россиядә 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Быел бу дата уңаеннан Берёзовка авылы мәдәният йортында "Нинди төрлелек! Һәм бу - искиткеч!" дигән темага иҗади кичә үтте.

Балаларга бу чарада иксез-чиксез илебез киңлекләре буйлап сәяхәткә "чыгарга", андагы күп санлы халыкларның тормыш-көнкүреше, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары, үткәннәре һәм бүгенгесе белән танышып кайтырга тәкъдим ителде. Юл уңаеннан очраган һәрбер "станциядә туктап", алар бик күп файдалы мәгълүмат белделәр, кызыклы уеннар уйнадылар. Һәрбер "станция"нең исеменә карап, ил тарихын искә төшерделәр.

Иң соңгы "станция" "Дуслык" дип атала иде. Биредә илебездә гомер итүче күп халыклар һәм милләтләр, алар арасындагы иң матур сыйфат һәм иң зур байлык дуслык, татулык икәнлеген дәлилләделәр.

А. БУРЯК,

Беёзовка авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

Г.Дәүләтбаева фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: