Бөгелмә авазы

Берёзовка авыл мәдәният йортының чираттагы сезоны ачылды

...Алиһәләр озак вакытлы йокыдан соң уянды - эшкә керешергә вакыт икән, ләбаса! Кшеләр көтә аларны, алалрның иҗатын, яңа ачышларын көтә. Һәм менә Бию, Шигърият алиһәләре Җиргә төшә, Берёзовка дигән авыл клубына юл ала. 2017 ел бу... Берёзовка авыл мәдәният йортының чираттагы сезоны нәкъ менә шундый күренештән башланып китте. Оста оештыручы,...

...Алиһәләр озак вакытлы йокыдан соң уянды - эшкә керешергә вакыт икән, ләбаса! Кшеләр көтә аларны, алалрның иҗатын, яңа ачышларын көтә. Һәм менә Бию, Шигърият алиһәләре Җиргә төшә, Берёзовка дигән авыл клубына юл ала. 2017 ел бу...

Берёзовка авыл мәдәният йортының чираттагы сезоны нәкъ менә шундый күренештән башланып китте. Оста оештыручы, үз эшен бик яратучы мөдиребез Гүзәл Рәзим кызы Дәүләтбаева үз коллективын сәләтле, иҗади, тырыш хезмәткәрләрдән туплый алган.

Сәнгать җитәкчесе - Әлфия Альберт кызы Буряк - бик талантлы зат. Ул үзе дә бик матур образлар иҗат итә, аның кул астындагы театр, сынлы сәнгать түгәрәкләрендә балалар да бик теләп шөгыльләнәләр. Моннан тыш, ул балаларны да, олыларны да үз Ватанын сөяргә, өлкәннәр турында кайгыртырга, туган як табигатен сакларга өйрәтә торган тематик кичәләр дә оештыра.

Түгәрәк җитәкчесе Альбина Роберт кызы Мифтахова, 38 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләү белән бер үк вакытта, безнең авыл балаларын бию серләренә дә өйрәтә. "Каприз", "Кокетки" бию коллективлары барлык концерт программаларында да рәхәтләнеп биииләр, ә остазлары исә, өстәвенә, татар, рус җырларын бик оста башкара, театр күренешләрендә артистлык сәләтен дә күрсәтә.

Безнең авыл мәдәният йортында ел саен Өлкән яшьтәгеләр көне уза. Концерт, тематик кичә, мәгълүмат сәгатьләре, кич утырулар... Әниләр көне, Яңа ел бәйрәмнәре, башка истәлекле көннәр - бересе дә мәдәният хезмәткәрләренең игътибарыннан читтә калмый, һәммәсе дә авыл халкының күңелен күтәрү, мәдәни агарту өчен эшләнә.

Быел менә сентябрь ахырында клубта яңа иҗат сезонын ачуга багышланган зур чара үтте. Чын күңелдән оештырылган, йөрәктән йөрәккә барып җитә торган искиткеч кичә булды ул! Безнең авыл зур түгел. Әмма талантлы кешеләр күп бездә: концертны яшь пианист, булачак композитор - Берёзовка мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Мария Сотникова ачып җибәрде. Аның сеңлесе Анастасия дә 4 яшьлек чагында шушы сәхнәгә беренче тапкыр аяк баскан кыз хәзер Сәнгать мәктәбендә вокал белән җитди шөгыльләнә. Сәнгать мәктәбе укытучысы, саксофончы Олег Яковлев, шәфкать туташы Надежда Кудряшова, җырчылар Равил Камалов, Илшат Гайнетдинов - һәммәсенең дә чыгышлары көчле алкышларга күмелде.

Сезон башланды. Мәдәният йорты ишекләре һәркем өчен ачык!

Ф. СОТНИКОВА, Берёзовка авылы.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: