Бөгелмә авазы

Бергә булганда, югалмабыз!

Җирле матбугатка бәяләрнең артуы - редакция хезмәткәрләре өчен дә күңелсез хәл. Шуңа күрә дә инде газета укучыларыбызга бераз гына булса да җиңеллек китерү йөзеннән, җитәкчелек башта 1 апрельгә кадәр бәяләрне "йөгәнләп" торды, элекке бәяләр белән язылу мөмкинлеге тудырды. Аннары ике атна дәвамында ташламалы бәяләр игълан ителеп, халык "Бөгелмә авазы"на 10...

Җирле матбугатка бәяләрнең артуы - редакция хезмәткәрләре өчен дә күңелсез хәл. Шуңа күрә дә инде газета укучыларыбызга бераз гына булса да җиңеллек китерү йөзеннән, җитәкчелек башта 1 апрельгә кадәр бәяләрне "йөгәнләп" торды, элекке бәяләр белән язылу мөмкинлеге тудырды. Аннары ике атна дәвамында ташламалы бәяләр игълан ителеп, халык "Бөгелмә авазы"на 10 процентка кимрәк хакка языла алды.
Бүген инде 3 июнь, димәк, киләсе 6 айда өйләребезгә, аны үзенчәлекле ямьгә, нурга күмеп, сез - газета укучыларыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче "Бөгелмә авазы" килүен дәвам иттерсен өчен вакыт аз калды.
Соңгы елларда матбугатның киләчәге турында бәхәсләрне еш ишетергә туры килә. Җаваплар төрлечә, тик шулай да киләчәккә ышаныч, якты өмет белән караучылар, "Җирле матбугат кирәк, ансыз дөнья күңелсез булыр иде, ул - күңел ачкычы. Безгә - татарларга гореф-гадәтләребезне саклауда, яшь буынны милли традицияләрдә тәрбияләүдә аның роле искиткеч зур" дип уйлаучы, фикер йөртүче кешеләребез байтак әле. Бу безне бик куандыра.
"Бөгелмә авазы"н барлык почта бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә дә яздырырга була. Соңламагыз! Язылырга ашыгыгыз. Почта бүлекләре сезне көтә. Вакытлы матбугатка, шул исәптән безнең "Бөгелмә авазы"на 2016 елның икенче яртысы өчен язылу төгәлләнергә, әйткәнебезчә, бер айлап кына вакыт калды.
Киләсе ярты елда да район хәлләреннән хәбәрдар булыйм дисәгез, газетага подпискагызны озынайтырга онытмагыз! Бу игелекле гамәлегез белән газетаның тиражын арттыруга ярдәм итәсез сез, димәк, киләчәктә дә бергә-бергә булачакбыз дигән сүз!
Ә хәзер саннарга күчәбез. "Бөгелмә авазы"на язылу бәяләре түбәндәгечә: 6 айга почта бүлекләре аша яздыручыларга - 594 сум; почта бүлекләрендә абонент тартмалары булган кешеләргә - 561 сум 06 тиен; редакциянең үзеннән килеп ала торган әбунәчеләребез өчен - 300 сум; балалар бакчалары, мәктәпләр, шәһәр китапханәләренә килеп алырга теләүчеләргә - 360 сум. Игътибар итсәгез, саннарда аерма шактый. Мәсәлән, үзегезнең тирәдәге китапханәгә кереп алу теләге белән газетага языласыз икән, моның өчен нибары 360 сум түләргә кирәк. Ә инде "СУ-2" районында яшәүчеләр, газетаның һәр санын редакциягә килеп ала ала. Беренчедән, бары тик 300 сум түлисе булса, икенчедән, берочтан үзара хәл-әхвәл белешеп, җирле журналистлар белән очрашып-күрешеп, мәгълүмат алмашу мөмкинлеге дә туа дигән сүз.
Озын сүзнең кыскасы, бездән киңәш шул: үзегез язылыгыз һәм якыннарыгызны да үз сафларыгызга өндәгез, безнең подписканы аларга бүләк итеп бирегез. "Бөгелмә авазы"ның һәр саны саен туганнарыгыз сезне рәхмәт хисләре белән искә алырлар. Гомумән, нинди генә очракта да "Бөгелмә авазы"ннан аерылмагыз. Бергә булганда, югалмабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: