Бер ялгыш һәм... бер гомер
Бүгенге көндә Татарстанның СПИД үзәгендә ВИЧ-инфекция диагнозы белән 18 мең 612 кеше исәптә тора. Республикада әлеге чирнең таралышы 100 мең халыкка 301,6 очрак тәшкил итә. Россиядә исә бу күрсәткеч 498,2 дәрәҗәсендә.
Барлыгы ВИЧ-инфекцияле әниләрдән республикабызда 2 450 бала туган, шуларның 95енә ВИЧ-инфекция диагнозы куелган. Россия күләмендә 2000 еллар уртасында ВИЧның анадан балага 20 процент очракта күчсә, узган ел ахырында исә бу күрсәткеч инде нибары 3,5 процент кына тәшкил иткән. Табиблар бөтен ресурсларны мобилизацияләгән очракта, әлеге күрсәткечне 0 дәрәҗәсенә җиткерү мөмкинлеге бар диләр.
Татарстанда ВИЧ-инфекцияне күпләр ике меңенче елларда эләктерде. Шуңа да хәзер яңа авыручылар 30-40 яшьләр тирәсендәге кешеләр арасында ачыклана. Бу чирнең организмда дистә елга якын яшеренеп ята торган гадәте бар. Анализ бирмәсә, ә башта ул кемдәдер грипп кебек кенә дә узарга мөмкин, кеше берни белми яши, эшли һәм... инфекцияне башкаларга ияртә. Белгән килеш тә сакланмаучылар җитәрлек. ВИЧ-инфекция диагнозы ачыклангач, һәркем «таратмаячакмын» дип кул куя, тик сүзендә генә торып бетә алмый. Чылбыр шулай озыная: инфекция иярткән һәр яңа кеше, үзенең фаш булуыннан куркып, оялып, ияртүче хакында дәшми кала, аны җаваплылыкка тарту артыннан йөрми. Бары бер пациенткам гына үзенә СПИД йоктырган егетне судка бирде, аны утырттылар. Бик чая, кыю кыз иде ул. Соңгы елларда ВИЧ-инфекция башлыча җенси мөнәсәбәтләр аша таралды. Чир наркоманнар арасында күбрәк таралганга, СПИДлы ир-атлар да аз түгел.
Соңгы вакытта ВИЧ-инфекциялеләр арасында бер төркем хатын-кызлар барлыкка килде. Аларга илле яшь тирәсе. Кайсы иреннән аерылган, кайсы тол, кайсының ире авырый... Азып-тузып йөрүчеләр түгел, наркоманнар түгел. Климакс вакытында организмда үзгәрешләр башлана. Һәм боларның һәркайсы каяндыр: «Ир-ат белән җенси мөнәсәбәттә булсаң, барысы да узачак», дигән сүз ишеткән. Читкә бер адым һәм менә шундый диагноз. Организмның яшь вакыты түгел, җенси органнарда үзгәрешләр, ялкынсыну, ярылулар бар - инфекция эләктерү өчен күп кирәкми, бер тапкыр да җитә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз