Бөгелмә авазы

Бер шылтырату ничә гомерне коткара

Бөгелмә районындагы 600 квадрат метр җир әфьюн кулланучыларның игътибарын күптәннән үзенә тартып торган. Биредә, кеше күзеннән читтә, олы юл белән зират арасында, киндер үсеп чыккан.

Наталья Фәйзуллина,
ТР буенча Россия федераль хезмәте матбугат хезмәткәре.

Менә шушы урында, озын кышка керер алдыннан, беркайда да эшләмәгән 37 яшьлек әфьюн колы исерткеч башакларны җыйган. Ул үзе күршедә генә урнашкан авылдан, шуңа мондагы басуларны яхшы белә, күрәсең. Аның өчен исәнлектән дә кадерле булган киндер басуын кар бөтенләй каплап киткәнче, кышка запас әзерләү хәстәрен күрергә уйлаган. Тик пакетын шыплап тутырдым дигәндә генә, безнең егет уяу торган полиция хезмәткәрләре корган тозакка эләккән, ә биштәрендәге 2 кило наркоүсемлек, канун нигезендә, аннан алынган.

Тикшерү барышында тоткарланучының "торбаүткәргечләр монтажлаучы" һөнәренә укыган булуы, тик авыр хезмәттә җәфа чиккәнче, исерткеч матдәләр белән кәеф-сафа коруны күбрәк яратуы ачыкланган.

Шул ук сәгатьтә үткәрелгән беренчел медицина тикшерүе ир-атның канында наркоматдәләр тапмаган табуын, шулай да аның җинаять өстендә тотылуы - котылгысыз факт. Өстәвенә, ул моңа кадәр дә автомобиль урлап, җәзага тартылган булган. Бу юлы да аңа закон тарафыннан тыелган гамәлләре өчен җавап тотарга туры киләчәк: наркоматдәне җыйган, үзендә саклаган һәм кайнаткан өчен, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 228 нче маддәсе нигезендә, аңа 10 елга ирегеннән мәхрүм итү яный.

Әлеге вакыйгадан соң җирле хакимият киндер җирен сөреп чыкты. Канун нигезендә, җир кишәрлегеннән файдаланган зат та административ җәзага тартылырга тиеш.

Белешмә. Күпләргә киндер үлә-ненең зарары юктыр кебек тоела. Шул исәптән, наркотик кулланучылар арасында да әлеге наркотикның йомшаклыгы һәм бары кәефне генә күтәрүе турында ялган фикер таралган. Әмма фәнни тикшеренүләргә караганда, нәкъ менә киндердән кайнаткан исерткеч матдә кеше психикасына гаять зарарлы тәэсир ясый икән. Әгәр берәү депрессия халәтеннән интексә, ул аның авыруын тагын да тирәнәйтә һәм күзгә күренүләр, сәбәпсез куркулар, бәйләнчек авыр уйларга сәбәп була. Марихуана (киндердән ясаган наркоматдә шулай дип атала) кеше тәненең сизгерлеген һәм ис тою-
ын киметә, баш миендәге авыртуны тоя торган нерв күзәнәкләрен зарарлый һәм сафтан чыгара. Шушы сыйфаты аркасында, аны кайсыбер илләрдә рак һәм СПИДның соңгы стадиясендә бик каты интеккән, терелүләренә һичнинди өмет булмаган авыруларга кулланырга рөхсәт итәләр. Әмма әле тормышын яңа башлаган яшь буынга мондый куркыныч матдәләрне куллану һич кирәк түгел. Җәмәгатьчелекне борчыган иң мөһим сорауларның берсе - марихуана кулланган фильмнарны экраннан алу. Чөнки анда батыр кеше булып исәпләнгән һәм бай тормышы белән мактанган уңай геройлар марихуана тарта, шул рәвешчә, яхшы тормыш бе-лән исерткеч матдәләр янәшә куела. Бу баланың күңелен боза, аның аңында дөрес булмаган, ялган чынбарлык тудыра. Чынлыкта, марихуана тарткан кешеләрнең барысы да - бу тормышта үз урынын тапмаган, көчсез һәм булдыксыз кешеләр.

Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Әгәр сезгә наркоманнар җыелган урыннар, яисә аларны кулланган, саткан затлар билгеле булды икән, ул турыда 8(85594) 4-22-50 телефонына шылтыратып, әйтә аласыз. Анонимлык гарантияләнә.
Сезнең шылтырату кешеләрнең тормышын саклый, шул турыда онытмагыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: