Бөгелмә авазы

Бер иртәдә - ике янгын

Бүген, 22 гыйнвар көнне иртән 02 сәгать 58 минутта 64 нче янгын сүндерү частена Совет урамында торак йорт яну турында хәбәр килә. 5 катлы кирпеч йортның өченче катындагы өч бүлмәле квартир яна. 1975 елгы хуҗа зыян күрә. Бөгелмә янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Юрий Хребет әйтүенчә, ут хуҗаның саксыз эш...

Бүген, 22 гыйнвар көнне иртән 02 сәгать 58 минутта 64 нче янгын сүндерү частена Совет урамында торак йорт яну турында хәбәр килә.

5 катлы кирпеч йортның өченче катындагы өч бүлмәле квартир яна. 1975 елгы хуҗа зыян күрә.

Бөгелмә янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Юрий Хребет әйтүенчә, ут хуҗаның саксыз эш итүеннән чыккан булса кирәк.

 

 

 

 

Шул ук көнне 6 сәгать 01 минутта 64 нче янгын сүндерү частена Солдат Писмәнкәсе авылы, Овражная урамында торак йорт яну турында хәбәр килә.

17 километр араны узып, янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәндә (6 сәгать 20 минут) ут 64 квадрат метрлап мәйданны чолгап алган була. 10 минут дигәндә, янгынны тулысынча сүндерәләр

Торак йортта берәү дә яшәми дип, күршеләре хәбәр итә. Ут җиһазларга зур зыян сала, бүлмәләр сөремләнә. "Афәтнең сәбәбе - ут төртүдә ", - ди эчке эшләр майоры Ю. Хребет.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: