Бөгелмә авазы

Бер-беребезгә игътибарлы булыйк

Ноябрь аеның өченче якшәмбесендә Россиядә традиция буенча һәр елны Бөтендөнья юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булганнар искә алына.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
юл хәрәкәте куркынычсызлыгын
пропагандалау инспекторы,
полиция өлкән лейтенанты.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 2012 елның 10 аенда гына да юл-транспорт фаҗигасендә 23 меңнән артык кешенең гомере өзелгән, 216 меңнән күбрәге исә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Шунысы бигрәк тә аяныч, һәлак булганнарның күбе-се - 18 яшьтән 35кә кадәрге яшьләр. Бөгелмә районы территориясендәге юлларда 19 кешенең гомере киселгән.

Реклама

Елдан-ел аварияләрнең сәбәбе бер дә үзгәрми: элеккечә үк ДТПларның 90 проценттан артыграгы машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен (юл чатларында кагыйдәләрне үтәмәү, каршы хәрәкәт юлына чыгу, тизлекне арттыру) тупас бозулары аркасында барлыкка килә.

Бу көн Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясенә ярашлы рәвештә билгеләп узыла башлады. Аның идеясе - Британиянең юл-транспорт фаҗигаләренә очраганнарга ярдәм итү фондыныкы, биредә бу көн 1993 елда билгеләп үтелә башлаган. Аннары берничә ел дәвамында ул Ев-
ропа күләмендә уздырылган. Ә инде 1998 елдан, Европа чикләрен узып, башка континентларга да үтеп керә. 2005 елда, ниһаять, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән шушы оешмада торучы әгъза-илләрне ноябрьнең өченче якшәмбесен Бөтендөнья юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булганнарны искә алу көне итеп билгеләргә чакыра.
Быел шушы көн уңаеннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан, истәлекле датага багышлап, чаралар уздырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: