Бөгелмә авазы

Бөек галимнәр һәм бүгенге шәкертләр

Нобель премиясе - ел саен бирелә торган иң югары халыкара бүләкләрнең берсе. Ул фәнни эзләнүләр, ачышлар, уйлап табулар, мәдәният яки җәмгыять үсешенә аеруча зур өлеш керткән өчен тапшырыла. Шәһәребезнең үзәк китапханәсендә бөек галим Альфред Нобельның тууына 184 ел тулуга багышланган мәгълүмат дәресе узды. Уку залына җыелган медицина училищесы студентларына бөек...

Нобель премиясе - ел саен бирелә торган иң югары халыкара бүләкләрнең берсе. Ул фәнни эзләнүләр, ачышлар, уйлап табулар, мәдәният яки җәмгыять үсешенә аеруча зур өлеш керткән өчен тапшырыла.

Шәһәребезнең үзәк китапханәсендә бөек галим Альфред Нобельның тууына 184 ел тулуга багышланган мәгълүмат дәресе узды. Уку залына җыелган медицина училищесы студентларына бөек швед галименең тормыш юлы турында сөйләделәр, шул заман вәзгыятенә тарихи экскурсия-күзәтү ясадылар.

Галимнәр тормышы һәм эшчәнлегенә карата кызыксыну уяту, дөньяга карашны киңәйтү, фәнгә һәм күмәк аралашуга омтылыш тәрбияләү максаты белән оештырылган бу чара бик мавыктыргыч һәм һәркем өчен кызыклы булды. Бигрәк тә "Галимнәр. Ачышлар һәм мавыгулар" дигән викторинада җанлылык сизелеп торды. Алия Төхвәтуллина, Гөлшат Кәримова, Екатерина Филиппова, викторина сорауларына җавап бирүдә аеруча активлык күрсәткән өчен, махсус призларга лаек булдылар.

Светлана КЛЕЦОВА,

Үзәк китапханәнең уку залы әйдәп баручы китапханәчесе.

Татьяна Салун фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: