Бөгелмә авазы

Байлыгыбыз – урман, урманчылар аның сакчысы

Бөгелмәгә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров килеп китте. Ул “Бөгелмә урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе чикләрендәге урман-дала шартларында урман хуҗалыгын алып бару” дигән тема астында узган семинарда катнашты. Бу көнне Бөгелмә республикабызның барлык районнарының урманчылык җитәкчеләрен һәм урман хуҗалыгы директорларын кабул итте.

Очрашу “Бөгелмә урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениеләре урнашкан бина каршында башланып китте. Урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров һәм Бөгелмә районы башлыгы Линар Закировның кереш сүзләреннән соң, Бөгелмә урманчыларының эшенә төптәнрәк төшенүгә керештеләр.

Беренче булып, “Бөгелмә урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесенә караган питомникта утырту материаллары үстерү технологияләре һәм шартлары белән танышып чыктылар. Биредә башкарылган эшләр белән урманнарны яңарту инженеры Нурфия Ибраһимова җиткерде:

  • Питомникның территориясе – 10га 5 гектар. Биредә ылыслы һәм яфраклы агачлар үстереп, аларны урман торгызуда, шәһәр һәм авыл җирлекләрен яшелләндерүдә кулланабыз. 6 гектар җирдә нарат белән чыршы үсә. Гади чыршы, тополь һәм башка төрле яфраклы токымнарны күчереп утырту ысулы белән тамырларын һәм кәүсәсен ныгытабыз. Мондый гамәлләрдән соң агач үсентеләре, урманга чыгарып утырткач, азрак тәрбия таләп итә.

Питомниктагы агач үсентеләрен һәрдаим контрольдә тоту зарур – алар тәрбия сорый. Бөгелмә урманчылыгы үз көчләрен куллана һәм Мәшгульлек үзәге белән тыгыз элемтәдә тора. Аларга җәен питомникта эшләргә вакытларын файдалы уздырырга теләгән мәктәп укучылары килә. Саф һавада түтәлләр утап, акча эшлиләр.

Районнар урманчылыгы эшчәнлеге белән танышу семинарлары күптән түгел старт алган. Чирмешән районыннан соң, район урманчылык җитәкчеләрен Бөгелмә кабул итте.

  • Әлеге төр семинарларда һәр урманчылыкның эшеннән яхшы тәҗрибә алу, үз эшләрендә куллану һәм агач үсентеләренең сыйфатын үстерү максат булып тора. Биредә туфрак өйрәнү өлкәсендә яңа технологияләр кулланыла. Агач орлыгы агачка әйләнгәнче бик озын юл уза. Шул аралыкның дөрес җайга салынган булуы зарур. Аның нәтиҗәлелеген үстерү өчен шушындый семинарлар уздырабыз. Бөгелмә бу өлкәдә зур потенциалга ия, – дип билгеләп үтте урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров.
  • Бу чара Бөгелмә районы өчен зур әһәмияткә ия. Бөгелмә урманчылыгы тирән тамырларга ия. Биредә эшләүчеләрнең күбесе үз гомерен урманчылык эшенә багышлаган кешеләр. Бу исә аларның эшен яратуы хакында сөйли. Бөгелмә урманчылыгы республиканың алдынгылар рәтендә булыр дип ышанып калабыз, - дип, фикер уртаклашты Бөгелмә районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров.

Питомник эшенә анализ биргәннән соң, семинарда катнашучылар Петровка урманчылыгына юл алдылар. Биредә аларны каен һәм нарат урман культураларын механизацияләнгән тәрбияләү эше белән Петровка урманчылыгы участогы урманчысы Сергей Дятлов таныштырды. Аннары урманчылар хозурына теплицадагы үсентеләр һәм эре утырту материалларын “Крон ПД-0,8” агрегаты белән күчереп утырту технологиясен күрсәттеләр.

Бөгелмә урманчылыгы территориясенә шулай ук Ютазы районы территориясендәге урманнар да керә. Семинарда катнашучылар биредә башкарыла торган эшләр белән дә таныша алды. Очрашу Ютазы мәдәният йортында йомгак ясау белән төгәлләнде.

 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор или Оксана Гайсина фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: