Бөгелмә авазы

Башкортстанда тилчә таралуын туктатканнар, ләкин карантин әлегә дәвам итә

Башкортстанда тилчә (ящур) таралуын туктатканнар. Дүрт торак пункттан һәм бер хуҗалыктан 1 700 баш мал юк ителгән. Ләкин шуңа карамастан, карантин әлегә 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Инфекциянең кинәт башланып китүе Татарстан чигеннән ерак булмаган Башкортстан авылларында малларны юк итүгә китерде. Республика ветеринар табибларылары шунда ук ашыгыч чаралар күрергә кереште....

Башкортстанда тилчә (ящур) таралуын туктатканнар. Дүрт торак пункттан һәм бер хуҗалыктан 1 700 баш мал юк ителгән. Ләкин шуңа карамастан, карантин әлегә 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Инфекциянең кинәт башланып китүе Татарстан чигеннән ерак булмаган Башкортстан авылларында малларны юк итүгә китерде. Республика ветеринар табибларылары шунда ук ашыгыч чаралар күрергә кереште. Контроль постлары булдырылды. Ләкин әле алар гына Татарстан территориясенә вирус керми калуын тулысынча гарантияләми.

Бөгелмәдә тилчә белән авыру очраклары юк һәм зарарланган продукция булуы да ачыкланмаган. Шулай да Бөгелмә районы ветеринарлар берләшмәсе вәкилләре халкыкка игътибарлы булырга киңәш итә. Бары фермерлар һәм предприятие хуҗаларының җаваплы карашы белән генә куркыныч авыруны кертми калу мөмкин, дип белдерә алар. Белгечләр әйтүенчә, авыру мал итен ашаган, сөтен эчкән кеше дә чир йоктырырга мөмкин, шуңа күрә аеруча сак булу кирәк. Күрше регионга тилчәнең таралуын Үзәк Азиядән авыру мал алып кайту сәбәп булырга мөмкин дигән фикер карала. Итне чит төбәктән алып керү, алып чыгу ветеринария хезмәте белән килешенергә тиеш. Бөгелмә ветеринария берләшмәсе Залаков урамы, 2 "Г" адресы буенча урнашкан. Белешмәләр өчен телефоннар: 9-15-23 һәм 9-11-35.

"Бөгелмә-медиа".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: