Барыбызга таяныч, һәммәбезгә үрнәк ул
Газиз дин кардәшләрем, әссәламегаләйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһү. Безнең Иркен авылында "Мәнзүмә" мәчетенең ишекләре бар халык өчен дә һәрвакыт ачык. Мәчетебезнең имам-хатыйбы Әхәт Госман улы Госманов озак еллар - 1993 елдан бирле Иркен авылында имамлык хезмәтен башкара. Вазифалары күп булуга да карамастан, өлкән яшьтә (аңа 82 яшь) булса да, Аллаһка...
Газиз дин кардәшләрем, әссәламегаләйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһү.
Безнең Иркен авылында "Мәнзүмә" мәчетенең ишекләре бар халык өчен дә һәрвакыт ачык. Мәчетебезнең имам-хатыйбы Әхәт Госман улы Госманов озак еллар - 1993 елдан бирле Иркен авылында имамлык хезмәтен башкара. Вазифалары күп булуга да карамастан, өлкән яшьтә (аңа 82 яшь) булса да, Аллаһка шөкер, бөтенесенә дә өлгерә. Мәчетне дә, зиратны да тәртиптә тоту өчен күп көч куя авылыбыз имамы. Һәр атна саен җомга намазы укыла. Якыннарыбызны соңгы юлга озату эшен дә җиренә җиткереп башкара Әхәт абый. Коръән ашлары, корбан чалулар, өмәләрне, өлкәннәр бәйрәмен уздыруда да ул башлап, оештырып йөри.
Әхәт абый үз гомерен гадел, ихтирам казанып яшәде. Тату гаилә башлыгы да булды. Гомер юлдашы вафат булса да, ул ялгыз түгел, гел халык белән тыгыз элемтәдә. Һәрвакыт балалары, оныклары кайтып тора. Тәртипле, итагатьле балалар үстерделәр алар җәмәгате белән. Оныклары да үзен бик ярата. Инде оныкчыклары да бар. Лаеклы ялга ул, ихтирам казанып, нефтьчеләр сафыннан китте. Һәрбер бәйрәмгә чакыралар аны.
Менә Ураза гаете дә килеп җитте. Шул уңайдан Әхәт абыйны, авыл кешеләрен, милләттәшләребезне Ураза бәйрәме белән котлыйм.
Шулай ук мәдәният йортында авылыбызның мөгаллимәсе Фәридә Өлфәт кызы Халитова авыл яшьләре өчен гарәп телен өйрәнү түгәрәген алып бара. Шунда ук матур, гыйбрәтле вәгазьләр дә укыла. Гомумән, дәресләр бик тә эчтәлекле үткәрелә, заманча техника (компьютер) кулланып, яшьләр догалар өйрәнә. Теләкләре булганнар, барыгыз да укуларга килә аласыз.
Наилә МАМАКОВА.
Лениногорск шәһәре.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 17:54Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары Татарстан колонияләрендә эш алып баручы имамнарның эш төркеме утырышында катнаштылар Чара барышында спикерлар узган ел нәтиҗәләре, агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар, иректән мәхрүм итү урыннарында рухи туендыруның төп өстенлекләрен билгеләделәр.900
-
26 февраль 2021 - 16:27Алексей Песошин: “Бөгелмә районында 7,5 мең диярлек кешенең кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк” Премьер-министр узган ел нәтиҗәләре буенча Бөгелмә муниципаль районының мәгариф өлкәсендә бәхәссез лидер булуын билгеләп үтте.3900
-
26 февраль 2021 - 15:35Дәүләт Думасы зоокибетләрдә хайваннар сатуны тыярга тәкъдим итте Зоокибетләрдә хайваннарны асрау шартларын аларга карата кырыс мөнәсәбәткә тиңләргә була, дип саный Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты башлыгы.5000
-
26 февраль 2021 - 13:12Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.4400
-
26 февраль 2021 - 12:51АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактические учения на нефтеперекачивающей станции Проведение пожарно-тактических учений является важной составляющей частью работы по обеспечению пожарной и промышленной безопасности нефтепроводной инфраструктуры.2800
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
20 февраль 2021 - 11:50Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
19 февраль 2021 - 10:3417-нче февраль көнне 32 еллык тарихы булган ,,Ихлас,, халык фольклор ансамбленең үзешчән артистлары, җыр-моң яратучы дусларны hәм шәhәребез кунакларын ,,Аулак өй,, гә кунакка чакырды.
-
26 февраль 2021 - 14:26Яшь бөгелмәлеләр үзләренең беренче паспортларын алдыларЯшь гражданнар илебезнең тарихы һәм символикалар буенча белемнәрен күрсәттеләр.6100
-
24 февраль 2021 - 12:33Бөгелмә М. Җәлил урамы буенча урнашкан сулык территориясен төзекләндерүгә 80 млн. сум акча алачак Татарстан конкурска 12 гариза биргән – проектлар онлайн-тавыш бирү юлы белән сайлап алынган.21400
-
25 февраль 2021 - 11:14Бөгелмәлеләр - нәфис гимнастика буенча «Йолдызлык» беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары Ярышлар Әлмәт шәһәрендә оештырылды.19900
-
24 февраль 2021 - 15:23Зеленая Роща авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен «Арина әби әкиятләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде Чарада безнең республикада яшәүче халыкларның халык авыз иҗаты турында сөйләштеләр, төрле халыкларның җырлары һәм шигырьләре яңгырады14000
-
24 февраль 2021 - 17:51«Радуга» комплекслы үзәгендә «Туган телем» дигән викторина уздырдылар Балалар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр һәм рус телен яхшы белүләрен күрсәттеләр.12600
-
25 февраль 2021 - 16:38Татарстанда көннәр җылытачак, буран, яңгыр һәм җепшек кар көтелә Киләсе атна башында республикада янә салкынайтачак.12000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика