Бөгелмә авазы

Барыбызга да бик кирәк

Сингапурда, җәмәгать, дүрт төрле милләтнең теле дәүләт теле булып санала икән. Моның шулай булырга тиешлеген ассызыклап, бу ил Президенты махсус Указ чыгарган. Бер дә ызгышмыйлар, сугышмыйлар, алар өчен һәр тел кадерле, һәрберсе тәмле. Инде чагыштыру өчен үзебезнең Татарстанны гына алыйк әле. Бездә Сингапурдагының нәкъ киресе күзәтелә. Бар белгәннәре шул: "Нигә...

Сингапурда, җәмәгать, дүрт төрле милләтнең теле дәүләт теле булып санала икән. Моның шулай булырга тиешлеген ассызыклап, бу ил Президенты махсус Указ чыгарган. Бер дә ызгышмыйлар, сугышмыйлар, алар өчен һәр тел кадерле, һәрберсе тәмле.
Инде чагыштыру өчен үзебезнең Татарстанны гына алыйк әле. Бездә Сингапурдагының нәкъ киресе күзәтелә. Бар белгәннәре шул: "Нигә кирәк безгә татар теле?" Татар теленә каршы көрәшеп, кайбер кемсәләрнең тыны-көне тәмам бетә, алар, аяк терәп, халыкның туган теленә каршы көрәшә, телне мыскыл итә, ачыктан-ачык телдән биздерә.
Ун меңнәрчә ел элек борынгы бабаларыбыз: "Бер телдә - ун хикмәт, ун телдә - йөз хикмәт; туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр; туган тел - үзем өчен, чит тел - көнем өчен; телеңне сакласаң, дәүләтле булырсың", - дигән үтә дә үтемле һәм үткен мәкаль-әйтемнәр әйтеп калдырган.
Һәр кавемне, милләтне Илаһның төрле балчыктан яралтуы хакында да Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәргә иңдерелгән булган. Шул исәптән безнең татар кавеме дә Аллаһ тарафыннан яратылган бит.
Тиздән үзебезнең "Бөгелмә авазы" газетасының чыга башлавына да 25 ел тулачак. Әйдәгез әле, кавемдәшләрем, дусларым, дин кардәшләрем, шушы матур һәм бик тә күркәм дата уңаеннан, газетабызга дәррәү язылып, "Бөгелмә авазы"на да, үзебезгә дә бүләк ясыйк. Дус-ишләрегезгә, туганнарыгызга да бүләк итеп яздыра аласыз. Инде почта бүлекләрендә 2015 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе тулы көченә эшли
башлады. Иренмичә генә почта бүлекләренә барып, Бөгелмәдә чыга торган бердәнбер татар басмасы булган "Бөгелмә авазы"на язылып кайтыйк әле. Чөнки барыбызның да якын дусты, киңәшчесе, фикердәше, яклаучысы булган бу газета һәммәбезгә бик кирәк.
Берочтан шуны да әйтәсем килә: дәһшәтле сугыш елларында да халкыбыз үз милли матбугатын онытмаган, даими укып барган. Мәсәлән, 1941 - 1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорында да "Совет әдәбияты" (бүгенге "Казан утлары") журналы чыгудан туктамаган. Илне саклаучы яугирләр аны кулдан-кулга йөртеп, теткәләнеп беткәнче яратып укыганнар. Матбугат битләрендә язылганнар сугышчыларны яңа җиңүләргә рухландырган, илебезне яратырга, аны күз карасыдай сакларга өндәгән.
Әлфинә КӘРИМОВА,
педагогик хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: