Бөгелмә авазы

Балыкчыларга киңәшләр

Шәһәребез олы сулыкларга якын урнашмаган булса да, һәвәскәр балыкчыларның биниһая күп икәнен исәпкә алып, бүгенге һава шартларында теләсә нинди көтелмәгән хәлләргә әзер булып торсыннар өчен боз өстендә утырырга яратучы һәвәскәр балыкчылар игътибарына ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Бөгелмә укыту-методик үзәге филиалы укытучысы Юлия ЧУРИНА үзенең эшлекле киңәшләрен...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
1. Балык тоту өчен сайлаган сулыкның кай төше нык тирән, кай төшеннән ярга чыгып җитү уңайрак буласын яхшы белергә кирәк.
2. Нинди боз ышанычлырак, ә кай төштә һәм нинди төстәгесе куркыныч икәнен белеп эш итегез.
3. Хәрәкәт маршрутын ярда чакта ук билгеләп куегыз.
4. Ярдан боз өстенә атлап төшкәндә аеруча сак булыгыз, коры җир белән тоташкан участокларда һава "мендәрчекләре", көпшәк урыннар булуы ихтимал.
5. Бозның кояшта аеруча тиз җылына торган каракучкыл урыннарына басмагыз.
6. Сез берничә кеше икән, бер-берегезнең арасы 5 метрдан да ким булмасын.
7. Чаңгыда булсагыз, аның каптырмаларын ычкындырып шуыгыз, ә таякларның элмәген кулга кимәгез.
8. Рюкзагыгызны бер җилкәгезгә генә асыгыз, иң яхшысы - бауга тагып, аны 1 - 2 метр арттан сөйрәп бару.
9. Һәр адымыгыз алдыннан бозның ныклыгын чамалагыз, тик моның өчен бозны алдыгызда түгел, ә ян-ягыгызда төрткәләп карагыз.
10. Башка балыкчылар янына 3 метрга кадәр генә якынаерга мөмкин.
11. Һава куыклары беленеп торган, таяк-фәлән тырпаеп торган урыннарга бармагыз.
12. Бозның чатнаган урыннарында да йөрмәгез.
13. Сез тишкән бәке-чокырдан су фонтан булып бәрә башлаган икән, ул җирдән тизрәк читкә китегез.
14. Үзегез белән бер башына авыр нәрсә бәйләгән шнур, озын колга, киң такта кебек берәр коткару чарасы булсын.
15. Суга чума калсагыз, боз читенә ябышырга җайлы булсын өчен озын кадак, пәке кебек берәр очлы нәрсә алыгыз.
16. Кеше йөргән сукмакларда һәм урнашкан үз тирәгездә күпләп чокыр тишмәгез.
Исән-имин булыгыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: