Бөгелмә авазы

Балаларны интернеттан саклыйк!

Интернет - кызыклы һәм файдалы мөмкинлекләр дөньясы ул. Әмма - дөрес файдаланганда гына. Бер үк вакытта аннан куркыныч та нык яный, бигрәк тә - балаларга. Агрессия, эзәрлекләүләр, мошенниклык, психологик басым, таныш булмаган кешеләр белән турыдан-туры элемтә һ.б. - болар әле "дөнья пәрәвезендә" балаларны көн саен сагалый торган куркынычларның бер өлеше...

"Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагоглары Лилия Ремеева һәм Ольга Лукашова, менә шуларны күздә тотып, "Балаларга - куркынычсыз интернет!" дигән мәгълүмати-аңлату акциясе оештырдылар. Шәһәр урамнарында узып баручыларга "Родителям - о безопасности детей в сети интернет" дигән буклетлар тараттылар, анда интернеттан аеруча еш яный торган куркынычлар һәм алардан балаларны сакларга ярдәм итә торган кагыйдәләр язылган иде. Шулай ук балаларның үзләренә багышлап әзерләнгән "Детям - о безопасности в сети интернет" дигән буклетлар да өләшенде.
Бала интернетның дәрескә әзерләнергә ярдәм иткәнен генә түгел, анда бик күп файдалы мәгълүмат табарга мөмкин булуын да
белеп торырга тиеш: өйдән чыкмый гына дөнья буйлап виртуаль сәяхәтләр кылырга, Җир шарының теләсә кайсы почмагындагы илләр, музейлар, галереялар белән танышырга була, бары тик интернетны акыл белән файдалан гына. Шу-ңа күрә, баланы интернетта утырудан бөтенләй тыйганга караганда, аннан дөрес итеп файдаланырга өйрәтү яхшырак булыр. Балаларыгыз белән дус булыгыз, аларны аңлагыз, киңәшләр бирегез, һичшиксез, уртак тел табарсыз.
Хөрмәтле әти-әниләр! Сезгә, яисә балагызга интернеттан начар эчтәлекле, мәсхәрәли торган сүзләр язылган хат-хәбәр килә, яисә кемдер сезгә мөнәсәбәттә челтәрдә үзен явызларча, начар яктан күрсәтә икән, бу хакта "Дети онлайн" дип атала торган ярдәм линиясенә шылтыратыгыз: 8-800-250-
00-15 (Россия буенча шылтырату түләүсез).
Ольга ЛУКАШОВА.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: