Бөгелмә авазы

Балаларга өйрәтү кирәк

Үзәк балалар китапханәсендә эшләп килүче "Школа смешариков" клубының чираттагы дәресендә балалар урамда йөрү тәртипләре белән таныштылар. Китапханәчеләргә һәм мультипликацион фильмның герое Нюша янына кунакка 35 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кышкы урамнарда җәяү йөрүчеләр өчен үзенчәлекле юл кагыйдәләре турында сөйләдек. Юлда төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин икәнлеген...

Үзәк балалар китапханәсендә эшләп килүче "Школа смешариков" клубының чираттагы дәресендә балалар урамда йөрү тәртипләре белән таныштылар. Китапханәчеләргә һәм мультипликацион фильмның герое Нюша янына кунакка 35 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кышкы урамнарда җәяү йөрүчеләр өчен үзенчәлекле юл кагыйдәләре турында сөйләдек. Юлда төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин икәнлеген дә аңлаттык. Һәм явым-төшемле көннәрдә автомобильләрнең тиз генә туктап кала алмый икәнен дә искәрттек. Шуның өчен аркылы чыкканда юлны һәрвакыт тирә-якка карап кына дәвам итәргә кирәк. Тротуарларда һәм бозлавыклы юлларда ашыгырга да ярамый, чөнки таеп һәм егылып китүгез бар.

Шуннан соң Нюша кечкенә җәяүлеләргә караңгы кичләрдә дә, көндез дә һәрвакыт игътибарлы, сак йөрү кирәклеген исләренә төшерде. Машина йөртүчегә ерактан ук күренеп торыр өчен киемнәргә яктылыкны чагылдыра торган беләзекләр, фликерлар һәм башка бизәкләр ябыштырырга кирәклеген әйттек.

Бәләкәчләр китапханәчеләрнең сорауларына кызыксынып җавап бирделәр һәм рәхәтләнеп Кар бабай аппликациясе ясап киттеләр.

Анастасия КОТЛОВА,

үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе.

Н. Астахов фотосы.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: